Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Лимонлап... юыгыз!

 Кухнядагы агач һәм пластик такталардагы тапларны лимон ярдәмендә бетерергә була. Моның өчен лимонны урталай бүлеп, суын такта өстенә агызырга һәм 20 минут тотарга кирәк. Аннан инде, әлбәттә, чайкап куярга.


* Кер салып юа торган капчыкларны, савыт-саба юа торган машинада төрле вак-төякне (мәсәлән, баланың сөт эчә торган шешәсен) юу өчен дә лимон сутын кулланырга мөмкин. * Абажуры трикотаждан эшләнгән лампагыз бармы? Аңа кунган тузанны җыеп алу өчен кием-салым чистарта торган ролик бик җайлы.


* Көзгегә балагыз ябыштырган наклейканы ничек куптарып алырга белмисезме? Өстенә майонез сылагыз, ә аннан эластик шпатель белән алыгыз.


* Бакырдан эшләнгән әйберләрне чистарту өчен уксус, тоз, онны бер күләмдә алыгыз һәм йомшак чүпрәк ярдәмендә шушы әзер “ботка” белән бакыр савыт-сабаның өстен чистартыгыз. Су белән чайкагач, корытып сөртегез.


* Лимон суты агарткычны алыштыра ала. Кер юганда суга ярты чынаяк лимон суты кушарга кирәк.


* Банкага сеңгән ис бетмиме? Җылы суга бер чәй кашыгы горчица кушып юыгыз.

 

kiziltan.ru
Фото kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев