Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

МИКРОДУЛКЫНЛЫ МИЧ ЯРЫЙМЫ?

— 7 яшьлек кызыбызга тумыштан йөрәк блокадасы диагнозы куйдылар. Күптән түгел кардиостимуляторын алыштырдык. Табиблар берни кисәтмәде, безгә өйдә микродулкынлы мич тотарга ярамый дип ишеттем. Бу дөресме? 

 — Кардиостимулятор йөрәкнең ритмын җайларга, канны куарга булыша. Бу прибор йөрәк мускулларына җибәрә торган электр импульслары хисабына башкарыла. Чыннан да, микродулкынлы мич чыгарган микродулкыннар стимулятор эшен бозарга мөмкин. Гаиләдә кардиостимулятор куелган кеше бар икән, микродулкынлы мичтән баш тарту яхшырак. Аның янында мичне беркайчан эшләтмәгез.

https://vk.com/tamletamak

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев