Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Надан киңәшләргә колак салмагыз!

Белеп торсаң комачау итмәс!

Пешкән тәнгә май яисә бәрәңге куярга кирәк, диләр...

Дөрес түгел! Әбиләрдән калган бу рецепт турында онытырга кирәк. Май белән бәрәңге инфекция кертергә мөмкин.

Бердәнбер дөрес ысул: пешкән урынны, авыртуы басылганчы, краннан агып торган салкын су, яки туңдыргычтан алынган боз белән басып тотарга кирәк.

Борыннан кан киткәндә башны артка таба ияргә кирәк, диләр...

Еш кабатлана торган хата! Кан китүне туктату өчен башны бераз алга иеп, 5-10 минутка борынны кысып тотып торырга кирәк. Башны артка җибәрү исә кан китүне көчәйтә генә.

Йөрәк авыруларыннан һәм бума чиреннән интегүчеләр спорт белән шөгыльләнергә тиеш түгел, диләр...

Киресенчә, йөрәк-кан тамырлары авырулары вакытында спорт - йөрәк һәм тамырларның эшчәнлеген, ә астма вакытында тын юлларының дренажын яхшырта.

Автор:Лэйсэн Бадертдинова

https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-02-15/nadan-ki-shl-rg-kolak-salmagyz-2693229

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев