Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Ни өчен пластик шешәне башкача кулланырга ярамый?

Галимнәр моның сәламәтлек өчен зыянлы булуын белдерә.


Гадәттә, минераль судан бушаган шешәгә хуҗабикәләр су яисә сөт салып куярга ярата. Урманга, су буена барганда нинди дә булса эчемлек салып алыр өчен дә бик җайлы савыт. Тышка уйнарга чыккан баланың кулына да кайчандыр бушаган шешәгә су салып тоттырабыз.


Галимнәр фикеренчә, бер тапкыр ачылган пластик шешәне яңадан кулланырга ярамый. Буш шешә эчендә тиз арада күзгә күренми торган кечкенә ярыклар барлыкка килә. Алар зарарлы микроблар һәм гөмбәчекләр өчен бик уңайлы мохит тудыра. Араларында иң куркынычы — норовирус. Сез ул шешәне ничек кенә тырышып юсагыз да бу микроблар үрчи генә бара.


Канада галимнәре мәктәп укучылары өйдән су салып алып килгән 76 пластик шешәне тикшергән. Аларның күпчелегендә норовирус “норма”дан артык табылган. Галимнәр аңлатуынча, бер тапкыр ачылган шундый савыт өй температурасында торганда анда кеше сәламәтлеге өчен зарарлы бактерияләр җыела. Кеше үзе дә сизмичә агуланырга мөмкин.


Пластик шешәне берничә тапкыр юарга, бигрәк тә кайнар су астында тотарга ярамый. Бу очракта пластиктан агулы химик матдәләр бүленеп чыга. Иң яхшысы - су салу өчен тәгаенләнгән махсус шешә сатып алу.

Зульфия Фатхтдинова,
«Кызыл таӊ»

http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/ni-chen-plastik-sheshne-bashkacha-kullanyrga-yaramyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев