Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

О газете

"Татмедиа" ААҖ филиалы "Заман сулышы" газеты редакциясе Лениногорск шәһәре, Г.Тукай исемендәге урам, 3. Телефоннар: 5-39-59 - кабул итү бүлмәсе, реклама бүлеге; 5-07-72 - директор - баш мөхәррир. zaman5@yandex.ru www.tatmedia.com Редакция журналистларының игътибар үзәгендә - вакыйгалар турында киңәйтелгән хәбәрләр бирү, район һәм шәһәр кешеләре, аларның хезмәтләре турында язмалар, сәнәгать, кече һәм...

"Татмедиа" ААҖ филиалы
"Заман сулышы" газеты редакциясе
Лениногорск шәһәре, Г.Тукай исемендәге урам, 3. Телефоннар: 5-39-59 - кабул итү бүлмәсе, реклама бүлеге; 5-07-72 - директор - баш мөхәррир. zaman5@yandex.ru www.tatmedia.com
Редакция журналистларының игътибар үзәгендә - вакыйгалар турында киңәйтелгән хәбәрләр бирү, район һәм шәһәр кешеләре, аларның хезмәтләре турында язмалар, сәнәгать, кече һәм урта бизнес, шәһәрлеләр һәм авыл кешеләренең яшәеше-мәшәкатьләре, икътисад, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм башка темалар.
1931 елда безнең җирлектә беренче тапкыр татар газеты чыга башлый. Ул "Тоташ колхоз" ("За сплошную коллективизацию") дип атала. Ш.Шаһиев беренче мөхәррире итеп билгеләнә. 1950 елда, газет үз исемен "Җиңү байрагы" ("Знамя Победы") дип үзгәртә. 1959 елдан "Ильич васыятьләре" ("Заветы Ильича") исеме астында дубляж буларак чыга.
Яңа җилләр, яңарыш җилләре тәэсирендә - Республиканың дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән елны - 1990 елда яңа, мөстәкыйль газет - "Заман сулышы" чыга башлый. Бу дәвер эчендә газетның 3800 саны дөнья күрде. Хәзерге көндә газет, гомуми күләме 24 битле булып, атнага ике тапкыр чыга. Милли тираж хезмәте тарафыннан тираж 2500 данә булып сертификацияләнгән. Чынлыкта исә, гаилә әгъзалары саныннан чыгып, "Заман сулышы"н район һәм шәһәрдән 7-8 меңләп кеше укый.
"Заман сулышы" газеты Татарстанның 15ләп шәһәрендәге, Башкортстан, Самара өлкәсе, Удмуртия һәм башка өлкәләрдә реклама бирүчеләр белән хезмәттәшлек итә. Редакция белән дистә еллардан артык хезмәттәшлек итүчеләр - болар нефтьчеләр, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр, халыкка хезмәт күрсәтүче автосалон, төзелеш фирмалары, төрле компанияләр.
"Заман сулышы" газеты редакциясендә төрле елларда ТР Язучылар берлеге әгъзалары, республикага билгеле журналистлар эшләде. Төбәгебез горурлыгы булган язучылар Җәмит Рәхимов, Шамил Бикчурин, Җәүдәт Дәрзаман, Гәрәй Рәхим үз каләм көчен газет битләрендә сынап караганнар. Редакция үзе, һәм аерым журналистлар республикада уздырылган төрле конкурсларда җиңү яулады, шулай ук журналистлар арасында иң мәртәбәле бүләк - "Бәллүр каләм - Хрустальное перо"га ия булучылар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев