Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

“Өй юу” йоласының психологик мәгънәсе искиткеч тирән

Яз җитүгә кайбер танышларымнан “минем язгы депрессия!” дигән сүзләрне ишеткәнем бар. Бармы соң ул психологиядә сезонлы депрессия, әллә бу уйдырмамы? Бу турыда психолог Рамилә Касыймова белән сөйләштек.

 Хәзер язгы, көзге, кышкы депрессия дип әйтергә яратабыз. Болай карасаң, депрессиясез бары җәй генә кала. Чынлыкта, медицина күзлегеннән караганда, депрессия - катлаулы диагноз. Аны дәвалау күп вакыт һәм махсус дарулар, процедуралар таләп итә. Ә индексы көнкүрештә без "депрессия" дип атарга яраткан күренеш - кешенең теге яки бу сәбәпләр аркасында кәефе төшү.

- Нигә кәефсезләнү нәкъ менә сезон алышынганда күзәтелә?

- Чөнки кеше табигатьнең бер кисәге, табигатьтә булган үзгәрешләр, климат, температура алышыну аңа йогынты ясый. Икенче сәбәп - сезон алышыну ул вакыт узу гомер үтү белән бәйле. Балаларга урамда нинди сезон икәне мөһим түгел, алар беркайчан да "яңгыр, кар ява" дип елап утырмый (3 яшьтән олырак балалар турында сүз бара. 3 яшьтән кечерәк балалар табигатькә бәйле кәефсезләнергә мөмкин). Олы кешеләр эш белән мәшгуль, алар өчен вакыт тиз уза. Планлаштырылган эшләр эшләнмәү аларны борчый.

- Язгы кәефсезләнүнең сәбәпләре нинди?

- Кыш дәвамында организмга витаминнар җитешмәү, кояш нурларының аз булуы, күпчелек кешеләрнең аз хәрәкәтләнүе, кышын майлы һәм калорияле ризыклар ашау кәефкә йогынты ясый.

- Язгы депрессиягә бирешмәс өчен нәрсә эшләргә?

- Без хәзер төрле китаплардан, интернеттан җавап эзлибез. Минемчә, иң дөрес җавап - халык йолаларында. Безнң татар халкында "өй юу" дигән йола бар. Языцы өй, каралты-кураны җыештырып, тәртипкә китерү гадәте яши. Бу йоланың психологик мәгънәсе искиткеч тирән.

Чөнки кеше өйдәге тузаннан гына түгел, күңелендә булган барлык начар кичерешләреннән дә арына. Күп очракта бу йола бергә туганнар белән башкарыла. Кешеләр аралаша, хатирәләр яңара, халыкча итеп әйтсәң, "эч бушатыла".

Инде өй юганнан соң мунчага керүне хәзерге заманның иң шәп спа-процедуралары да алыштыра алмый. Безнең кәефебез, эчке халәтебез бары бездән генә тора! Якыннарыгыз, туганнарыгыз белән аралашыгыз, хезмәт белән шөгыльләнегез, табигатькә чыгыгыз, матурлыкка сокланыгыз.

Бххетле булуның сере бик гади. Яшәүне, гомерне, үзегезне, балаларны, сөйгәнегезне, дусларыгызны яратыгыз. Әгәр әйләнә-тирәгә, яңалыкларга әзер, ачык булсагыз, башкалар да сезгә тартыр, кадерегезне белер һәм яратыр.

Румия Сәйфуллина

Чыганак: http://akcharlak.com/article/ramil-kasyymova-y-yuu-yolasyny-psikhologik-m-gn-se-iskitkech-tir-n/

 

https://pixabay.com/ru фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев