Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Ризыклар турында

Сөтне караңгы урында сакларга киңәш ителә, чөнки яктыда ул үзенең витаминнарын югалта.

 


 • Сөт озаграк саклансын өчен, аны шикәр белән кайнатып чыгарырга кирәк (1 литр сөткә 1 аш кашыгы шикәр комы салына).
 • Сөт ризыкларын (каймак, кефир, эремчек) суыткычта 8-10 градуста сакларга кирәк.
 • Ак майны суыткычның иң өске киштәсендә сакларга киңәш итәләр. 0 градуста ул 2 ай чамасы яхшы саклана, ә 4-5 градуста – 15-20 тәүлек. Әгәр суыткыч булмаса, ак майны фаянс, пыяла яки эмаль савытка салып, өстенә тозлы су (1 литр суга 20г тоз кирәк) коярга. Бу майны җылылыктан да, яктылык һәм һавадан да саклар. Ләкин суны тәүлегенә 1-2 кат алыштырырга кирәк. Эремчекне суыткычта 8-10 градуста фаянс яки эмаль савытта сакларга киңәш ителә. Савытның төбенә берничә кисәк шикәр дә салырга кирәк.
• Сырны суыткычта 10 градустан да югары булмаган температурада саклагыз. Аны дымлы ак төсле тукымага төрергә һәм тәүлегенә 1-2 кат чиста суда чайкатырга онытмагыз. Сыр сакланган савыт эченә берничә кисәк шикәр салып, өстен капкач белән капласаң, яхшы булыр.
• Дөге ап-ак булып пешсен өчен, пешергәндә суга лимон согы яисә лимон кислотасы өстиләр.
• Куе томат пастасы ашка тигез таралсын өчен, аны салкын суда изеп салалар. Томатны ашка аерым кайнатып та салырга була.

http://muslumirc.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев