Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Роспотребнадзор дезинфекция чараларын бергә кушмаска киңәш итте

Дезинфекция чараларын бергә кушу куркыныч нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте хәбәр итә.

 

«Әгәр көнкүрештәге селтене канализация торбалары чистарта торган кислота белән кушсак, реакция көчле булачак, күзгә эләккән очракта сукыр калырга мөмкин», — диделәр ведомствода.

Составында хлор булган чараларны кислота белән кушу да куркыныч. Бу бик тиз газсыман хлор бүлеп чыгара, ә ул кеше организмы өчен агулы.

Моннан тыш, составында спирт булган дезинфекция чаралары тиз кабынып китүчән булу сәбәпле, аларны ут яки эшләп торган электр приборлары янында кулланырга ярамый, дип хәбәр итә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтендә. Ә фенолны һәм альдегидны көнкүрештә бөтенләй кулланырга ярамый.

Гомумән очмый торган кушылмаларны кулланырга, һәрвакыт перчатка кияргә һәм күзләрне сакларга кирәк, дип киңәш иттеләр ведомствода.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев