Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Сатып алынган товарның кимчелеге бар. Нишләргә?

Товарның (бу очракка шулай ук күрсәткән хезмәт тә керә) кимчелеге хакында таләпләрегезне телдән гариза рәвешендә төзисез һәм чек, квитанция яисә килешү кәгазен күрсәтәсез. Шуннан соң сезнең хәлегезгә кереп, таләбегезне уңай якка хәл итәргә тиешләр. Вак-төяк сатып алулар булганда, шулай эшләргә мөмкиннәр. Ә менә чек яки башка документны югалткан булсагыз, бераз...

Товарның (бу очракка шулай ук күрсәткән хезмәт тә керә) кимчелеге хакында таләпләрегезне телдән гариза рәвешендә төзисез һәм чек, квитанция яисә килешү кәгазен күрсәтәсез.


Шуннан соң сезнең хәлегезгә кереп, таләбегезне уңай якка хәл итәргә тиешләр. Вак-төяк сатып алулар булганда, шулай эшләргә мөмкиннәр. Ә менә чек яки башка документны югалткан булсагыз, бераз авырлыклар туачак. Өстәвенә, кабул итмичә, кире кагарлар. Куркып калырга кирәкми, дәгъва итү хокукыгыз югалмады бит әле.
Шуннан соң икенче төрле юл белән эш итәргә: язмача ике нөсхәдә дәгъва әзерлисез һәм урындагы тиешле кешегә бирәсез, икенче нөсхәсенә аңардан кул куйдыртырга кирәк. Шулай ук датаны да кую мөһим. Шунысын үзегезгә алып каласыз. Законда язылганча, "кимчелекләр җитештерүче яки сатучы тарафыннан тиз арада бетерелергә тиеш". Димәк, әгәр дә сез ремонт таләп итәсез икән, аңа шунда ук керешсеннәр.
Таләпләрегезне канәгатьләндерү вакыты - 20 көн. Әгәр дә сатучы яки җитештерүче товарның сыйфатын тикшереп карыйсы килә икән, аңа аерым вакыт бирелми, ул да шул 20 көн эченә сыешырга тиеш. Тикшерү вакытында үзегезнең дә катнашырга хокукыгыз бар.
Товарны алмаштырырга кирәк икән, бу очракта моңа 7 көн бирелә. Сыйфатын тикшергәндә алыштыру вакыты 20 көнгә кадәр сузыла. Әгәр дә таләп куйган вакытта кирәкле товар юк икән, монда инде 30 көнгә кадәр көтәргә туры киләчәк.
Сорауларыгыз булса, консультация аласыгыз килсә, республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз.
Адресыбыз: Әлмәт шәһәре, Гафиятуллин урамы, 26 нчы йорт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: товар