Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Телефонны кочаклап йоклау яхшыга китерми

Кайбер кешеләрнең социаль челтәрләрдә “утырып”, гаджетларын кулларына тоткан килеш йоклап китү гадәте йокы сыйфатында кире чагылыш таба.

Мондый белдерүне Джон Хопкинс медицина мәктәбе профессоры Всеволод Полоцкий ясады, дип яза “РИА Новости”.

Белгеч фикеренчә, бу биологик сәгатьтә өзеклекләр китереп чыгарырга, йокы фазасына кире йогынты ясарга мөмкин.
«Өлкән кеше көненә 7 сәгать йокларга тиеш. Шул ук вакытта компьютерлар, iPhone яки iPad һәм башка электрон җайланмаларны йокларга ике сәгать кала кулланмаска кирәк”, — дип билгеләп үтте белгеч.

Профессор фикеренчә, үзең һәм балаң сәламәт ял итсен өчен йоклар алдыннан ашаудан һәм телефон, планшет, компьютерда "утыру”дан баш тартырга, гаджетыңны мендәр астына салып йокламаска кирәк.

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X