Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Төнгелеккә кабызып куйма!

Күбебезнең смартфонны төнгелеккә зарядкага кую гадәте бар. Алай ярамавын үзебез дә аңлап торабыз да соң, шулай да үҗәтләнеп кабызып куябыз шул.

Экспертлар белдерүенчә, смарфонны төнгелеккә зарядкага куеп калдыру телефонның эшчәнлегенә кире йогынтысын ясымыйча калмый. Әгәр дә ки, башка вакытта телефонны зарядкага кую мөмкинлеге булмаса, экспертлар түбәндәге киңәшләрне бирә.

Шулай итеп, әгәр смартфонны төнгелеккә зарядкага куярга туры килсә, аны “полет” режимында кабызып калдыру яхшырак булыр ди экспертлар. Бу сигналлар нурланышын чикләү мөмкинлеген бирәчәк. Җитештерүчеләр зарядны 20—30 проценттан түбәнрәк төшермәскә, телефонны тулысынча сүнү дәрәҗәсенә дә илтеп җиткермәскә кушалар. Югыйсә, аны файдалану срогы кыскарачак.

Шулай ук телефонны тулы зарядка чигенә җиткерергә кирәкми, чөнки алай иткәндә аккумуляторы тизрәк искерә икән. Экспертлар шулай ук зарядкага кабызып калдырылган телефон янында булу хакында төпле генә нәтиҗәләр юк диләр.

Шулай да алар балалар булган урында телефонны кабызып калдырмаска киңәш итәләр. Чөнки аларның баш мие әле формалаша гына һәм шуңа магнит нурланышына бирешергә мөмкиннәр.

Шулай ук авиарежимны кабызып, телефонны мендәр астына салырга да киңәш итмиләр.


http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/tngelekk-kabyzyp-kuyma

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев