Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Яңа ел табыны өчен

Яңа ел табынын әзерләгәндә, файдалы киңәшләрне искә төшерегез.


Яңа ел табынына майонезлы салатлар әзерлисегез килә икән, майонезны үзегез ясасагыз яхшырак һәм файдалырак та булачак. Моның өчен каты итеп пешерелгән йомырка сарысына бер чәй калагы горчица кушып, изелгән массаны каймакка яисә йогыртка салып бутарга гына кирәк.

Каймактан подлив ясарга уйласагыз, аңа бераз сөт кушарга кирәк, шулай эшләсәң, ул эремәс.

Кызыл чөгендер якынча 3-3,5 сәгать пешә. Әгәр салат ясар өчен кызыл чөгендер тиз кирәк булса, аны бер сәгать кайнатыгыз да 10 минут салкын су астында тотыгыз.

Соус ясаганда ак шәраб урынына ике шикәр кисәген уксуста эретеп салырга да мөмкин.
Сыек йомырканы — 2-3, уртачаны — 4-5, ә катыны 8-10 минут пешерергә кирәк.

Әгәр йомырканы көчле утта пешерсәң, агы — каты, ә сарысы йомшак булып пешә. Ә инде салмак утта пешерсәң, сарысы — каты, агы йомшак була. Йомырканы акрын утта пешерергә киңәш ителә.

Итне табынга бирер алдыннан гына кыздырырга кирәк. Әгәр аны алдан кыздырып куйсагыз, тәме бөтенләй югала.

Итне мичтә кыздырганда өстенә салкын су коярга ярамый, ул катып китәчәк. Аны кыздырганда бүленеп чыккан сутын яисә кайнар шулпа сибәргә кирәк.

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Фото:https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев