ЯШЕЛЧӘ ДӨРЕС ӘЗЕРЛӘСӘҢ ГЕНӘ ФАЙДАЛЫ
Барыбыз да яшелчәләрнең файдалы икәнен беләбез. Әмма дөрес әзерләмәгәндә, алар витаминнарын югалта.
Мәсәлән, томат, гөмбә һәм спаржаны пешереп ашау файдалырак. Термик эшкәртүдән соң күзәнәкләрнең калын элпәсе таркала һәм аннан яман шешкә каршы торучы ликопин бүленеп чыга. Ликопин йөрәк өянәге куркынычын да киметә. Спаржаны җылытканда, яман шешкә каршы торучы антиоксидантлар бүленеп чыга.
Брокколи, чәчәкле кәбестә, брюссель кәбестәсе, башлы кәбестә ракка каршы тору үзлегенә ия глюкозинолатларга бай. Бу матдә иммунитетны ныгыта. Тик кәбестәне термик эшкәртү аны таркатачак. Шуңа бу яшелчәләрне чи килеш ашау күпкә файдалырак.
Башлы суганның файдасы булсын өчен, аны чи килеш кенә ашарга кирәк. Туралган суганда яман шешкә каршы торучы “органосульфид” дип аталучы катнашмалар күп була. Нәкъ шул матдәләр тураганда күз яшен чыгара, җылытканда таркала.
Баллы борыч, шпинат, кишер С витаминына бай. Пешергәндә ул азая, әмма кишернең төп казанышы — А провитамины кимеми. Пешкән кишердә ул яхшырак та үзләштерелә. С витаминын парда пешереп саклап була.
чыганак:https://vk.com/tamletamak
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев