Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

1 апрельдә Дәүләт хезмәтләре порталында 1 сыйныфка гаризалар кабул итү башлана

1 апрельдән Татарстан халкы балаларны беренче сыйныфка ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша кабул итү өчен гариза бирә ала.

2020 елда мәгариф учреждениеләренә язылу сервисыннан 65,5 мең татарстанлы файдаланган. Хезмәт күрсәтүгә сылтама — https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/22364

Электрон гариза бирү процедурасы халыкның уңайлыгы өчен максималь дәрәҗәдә гадиләштерелде. Бары тик баланың мәгълүматларын күрсәтергә, районны һәм мәктәпне сайларга гына кирәк. Моннан тыш, порталда бирелгән гаризаның статусын да күзәтеп торырга мөмкин.

Искәртәбез, мәктәпкә кабул итү турында электрон гариза кәгазь гаризага тиң: гаризаларның ике варианты да бер үк шартларда карала. Әмма, электрон гариза тапшырганнан соң, ата-ана (баланың законлы вәкиле) сайлап алынган белем бирү учреждениесенә документларның төп нөсхәләрен 5 эш көне дәвамында тапшырырга тиеш.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирергә мөмкин:

  • мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына
  • урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә
  • өстәмә белем бирү учреждениесенә

Яңа уку елында 1 сыйныфка 20 меңнән артык укучы барыр дип көтелә, бу узган ел белән чагыштырганда бер меңгә күбрәк.

https://digital.tatarstan.ru/index.htm/news/1958803.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев