Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

1 апрельдән социаль пенсияләрне 2 процентка индексацияләргә тәкъдим ителде

Россиянең Хезмәт министрлыгы быел  1 апрельдән социаль пенсияләрне ике процентка индексацияләргә тәкъдим итте. Норматив хокукый актлар проектлары порталына урнаштырылган закон проектына аңлатма документында шул хакта хәбәр ителә. Бу турыда ТАСС яза.

 

Гамәлдәге закон буенча социаль пенсия эшләмәгән яки тулы стажы булмаган гражданнарга иминият пенсиясе алу өчен билгеләнә.

Яшәү минимумы күләме турындагы мәгълүматлар буенча, 2018 елда (8483 сум) һәм 2017 елда (8315 сум) булып, үсеш 102 процент тәшкил иткән. Ведомство 2019 елның 1 апреленнән социаль пенсияләрне 2 процентка индексацияләргә тәкъдим иткән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Социаль пенсияне индексацияләгәннән соң, чакыру буенча хәрби хезмәт узган хәрби хезмәткәрләр, аларның гаилә әгъзалары, техноген яки радиация һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр, аларның гаилә әгъзалары пенсиясе, Бөек Ватан сугышында катнашучы, блокадалы Ленинградта яшәүчеләр, очу составы хезмәткәрләре дәүләт пенсиясен, космонавтларга һ.б. гражданнарга пенсиягә өстәмәне арттыралар.

Шулай итеп, социаль пенсиянең уртача күләме 182 сумга артачак һәм 9266 сум тәшкил итәчәк. Шулай ук инвалид балаларга пенсия 268 сумга артачак һәм 13674 сум тәшкил итәчәк. Ә балачактан I төркем инвалидларга 270 сумга артып, 13812 сум булачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/22/181415/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев