Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

1 март- 7 март атнасына йолдызнамә

Кучкар Эштә һәм иҗатта уңышка ирешәм дисәгез, пунктуаль һәм намуслы булырга тырышыгыз. Тирә-юньдәге кешеләргә үзегезне алдарга юл куймагыз, күңелегез кушмаса, компромисска бармагыз. Чәршәмбе көнне хис-кичерешләрегезне контрольдә тотыгыз, сүзегезне уйлап сөйләгез. Ялларда "ышан, әмма тикшер" кагыйдәсе буенча эш итәргә кирәк.

 

Үгезбозау

Атнаны ниндидер яңа нәрсәләргә өйрәнүгә багышлагыз. Бу, берәр һөнәр үзләштерүдән алып, гадәти булмаган ризык әзерләү рецептын өйрәнү кебек, вак-төяк нәрсә дә булырга мөмкин. Атна эшлекле проектларны, йөкләмәләрне тормышка ашыру һәм кыска сәфәрләр белән узып китәчәк. Шимбә көнне төзелеш яки ремонт белән бәйле эшләр җиңел барачак.

Игезәкләр
Агым уңаена йөзегез һәм кечкенә генә шатлык-сөенечләрдән дә ләззәт алыгыз - күңел ачыгыз, укыгыз, аралашыгыз. Сез үзегезне чыннан да яратуларын аңларсыз. Ялгызлар гаилә корыр. Сез җиңел генә уңышка ирешә аласыз, теләк кенә булсын. Энергиягезне гармониягә ирешүгә юнәлтегез. Тормышыгызда күп нәрсәне үзгәртү мөмкинлеге бирә торган мәгълүмат алырсыз.

Кысла
Тәвәккәл адымнар һәм мөһим үзгәрешләр өчен уңайлы вакыт җитә. Хәл ителмәгән вак-төяк проблемалардан котылырга кирәк. Чәршәмбе көнне өстегезгә эш өймәгез, мөһим очрашулар билгеләмәгез. Атна азагында яңа үрләр яуларга ярдәм итә торган мөмкинлекләр ачылачак. Җомга көнне дусларыгыздан ярдәм сорарга кыенсынмагыз.

Арыслан

Курыкмыйча яңа эшкә керешә аласыз, бигрәк тә ул яхшы табыш китерә торган булса. Ләкин үзегезнең эшлекле планнарыгызны беркемгә дә сөйләмәгез. Эштә өстәмә вазифалар йөкләмәсеннәр өчен җитәкчегезнең күзенә чалынмаска тырышыгыз. Ялларда хисләргә бирелеп, үзегез дә сизмичә бәхәскә кереп чуммагыз.

Кыз
Кызларга төрле кешеләр белән аралашырга, эшлекле киңәшмәләрдә һәм очрашуларда еш булырга туры киләчәк. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне юлда сак булыгыз. Җомга көнне якын кешегезнең сезгә хыянәт итүен белгәч, аннан күңелегез кайтыр. Тавыш чыгару сезнең файдага түгел, горурлыгыгызны җыеп, арагызны өзегез.

Үлчәү
Бу атнада карьера үсешенә омтылмагыз, барыбер уңышка ирешүегез икеле. Атнаны ял итүгә яки яраткан эшегез белән шөгыльләнүгә багышласагыз яхшырак булыр. Чәршәмбе сайлау алдында калачаксыз: һөнәри өлкәдә һәм шәхси тормышта үз позицияңне ачык билгеләргә туры киләчәк. Якшәмбе әйтелгән киңәшкә колак салыгыз.

Чаян
Атна гадәттән тыш актив һәм позитив булырга вәгъдә итә. Күп нәрсә эшләргә өлгерәчәксез. Тик үзегез белән сөйгәнегез арасына дивар кормагыз. Сөйгән кешегез белән барысын да уртаклашыгыз. Икәүләп бөтен киртәләрне дә җиңәрсез. Ялларда якын кешеләрегезнең сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләре ихтимал. Мөмкин булганча ярдәм итегез, аларның күңелләрен төшермәгез.

Укчы
Мөнәсәбәтләр ачыклаганда һәм үз хокукларыгызны һәм бәйсезлегегезне яклаганда сабырлык һәм зирәклек күрсәтегез. Үзегезгә читтән карагыз һәм, бәлки, сез вәзгыятьне үз файдагызга үзгәртү ысулын табарсыз. Ялларда, ниһаять, өйдәге проблемаларны хәл итү белән шөгыльләнегез. Алар сездән моны күптән көтәләр.

Кәҗәмөгез

Бу атнада сезне сагыну хисе биләп алырга мөмкин, уйламаска тырышыгыз, иң начары артта калды дип сөенегез. Шик-шөбһәләрдән арынып, кыю рәвештә алга барырга вакыт җиткәндер. Акча эшләү мөмкинлеге туарга яки хезмәт хакыгызны күтәрергә мөмкиннәр. Пәнҗешәмбе көнне гадәти эшләр белән шөгыльләнү яхшырак, яңа проектларны гамәлгә ашыруга тотынмау хәерлерәк.

Сукояр
Йолдызлар сезне артык күп лыгырдыйсыз һәм көләсез, җитдиерәк булырга кирәк, дип кисәтә. Чөнки нәкъ менә хәзер сезнең тормышта мөһим нәрсәләр хәл ителә. Өстәмә эштән баш тартмагыз, бу - карьерада күтәрелү һәм премия алу мөмкинлеге. Пәнҗешәмбе көнне перспектив тәкъдимнәр булырга мөмкин.

Балык
Бу атна Балыкларның энергияләре ташып тора, бигрәк тә тик кенә бер урында утырып торырга яратмаучыларның. Ләкин берьюлы берничә эшкә тотынырга кирәкми. Эштә яхшы үзгәрешләргә өмет бар, һөнәри үсеш һәм матди хәлне ныгыту өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка киләчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X