Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

1 март – Халыкара гражданнар оборонасы көне

1972 елның 1 мартында Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы төзелә. Бу көн Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне буларак ел да билгеләп үтелә. Шуңа кадәр 1931 елда, берничә дәүләт инициативасы белән, Франциянең медицина хезмәте генералы Жорж Сен-Поль Парижда, ике яки күп яклы килешүләр белән бөтен илләрдә иминлек зоналары булдыру өчен, "Женева зонасы ассоциациясе"...

1972 елның 1 мартында Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы төзелә. Бу көн Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне буларак ел да билгеләп үтелә.
Шуңа кадәр 1931 елда, берничә дәүләт инициативасы белән, Франциянең медицина хезмәте генералы Жорж Сен-Поль Парижда, ике яки күп яклы килешүләр белән бөтен илләрдә иминлек зоналары булдыру өчен, "Женева зонасы ассоциациясе" - "куркынычсызлык зонасы"на нигез салган булган. Аннары ассоциация Халыкара гражданнар оборонасы оешмасына (Civil Defence Organisation, ICDO; русчасы - МОГО) үзгәртелә. 1972 елда оешма хөкүмәтара оешмага әйләнә. 1990 елның 1 мартыннан Халыкара гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелә, ул көннән үз көченә кергән оешма Уставын 18 дәүләт хуплый. Ул көн Халыкара гражданнар оборонасы оешмасына кергән илләрдә гражданнар оборонасы турындагы белемнәрне пропагандалау һәм коткару хезмәтләренең абруен күтәрү максатында үткәрелә. Хәзерге вакытта оешмага 50 ил керә, тагын 16 ил күзәтүче дәрәҗәсендә катнаша.
"СССР да гражданнар оборонасы турында"гы полоҗение 1961 елда кабул ителә. Ул халыкны, халык хуҗалыгын ракета-атом-төш, химик, бактериологик корал һөҗүмнәреннән саклауны тәэмин итү, ил күләмендә коткару, һәлакәттән соң торгызу эшләрен үткәрү системасын булдыруны күздә тота. Илнең граҗданнар оборонасы белән җитәкчелек итү СССР Министрлар Советына йөкләнә, СССР гражданнар оборонасы башлыгы вазифасы кертелә.
1993 елда Россия Халыкара гражданнар оборонасы оешмасының тулы вәкаләтле әгъзасы була, аның даими секретариатында үз вәкилләре бар, оешма уздырган чараларда Россия Федерациясе актив катнаша. 1994 елдан безнең илдә дә Бөтендөнья граҗданнар оборонасы көне билгеләп үтелә башлый.
Безнең көннәрдә гражданнар оборонасы сугыш вакыты символы гына түгел. Янгыннар, техноген, табигать һәлакәтләре, террористик актлар зур җимерелүләр, бәла-казалар китерергә сәләтле. Шундый һәлакәтләрне кисәтү, аларның нәтиҗәләрен бетерү, халык арасында профилактик эш алып бару башкарма хакимият органнары, РСЧС территориаль системасы звеносына кергән министрлык, ведомство, предприятие, оешмаларның бурычы булып тора.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гражданнар оборонасы көне 4 октябрьда билгеләп үтелә.
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гражданлык оборонасы