Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

11нче гимназиягә шагыйрь Таһир Шәмсуаров килде (ФОТОЛАР)

16 апрель көнне гимназиядә танылган шагыйрь, публицист, 35 елдан артык гомерен мәктәп тормышына багышлаган педагог, С.Сөләйманова, Ш.Бикчурин исемендәге премияләр лауреаты, мәгариф отличнигы, Татарстан Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесенә лаек шәхес, Россия гуманитар фәннәр академиясенең мактаулы академигы, Шамил Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы - Таһир Шәмсуаров белән очрашу кичәсе оештырылды.

 

 

Кичә барышында гимназия укучылары  туган ягыбыз шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштылар, Таһир Шәмсуаровның  үзе башкаруында, аның  шигырьләрен тыңлау бәхетенә ирештеләр. Әдипнең балалар өчен язган шигырьләре гади тел белән язылган. Шагыйрьнең иҗаты төрле яклап тәрбияли: ата-ананы хөрмәт итәргә, туган җирең белән горурланырга, хайваннарны, кош-кортларны яратырга өйрәтә. Балалар күңелендә миһербанлылык, әдәплелек, шәфкатьлелек, сыйфатлары тәрбияли.

Бәйрәмдә  Таһир абыйның кызы – Ләйсән Шәмсуарова да  катнашты. Ул  укучыларыбыз  игътибарына моңлы җырларын тәкъдим  итте. Очрашу бик җылы һәм җанлы  төстә үтте.

Гимназия укучылары шагыйрьгә  үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр,  Таһир абыйның үзенә бүләк ясап,  аның  әсәре нигезендә   “Фронттан хатлар” дип аталган әдәби – музыкаль композиция дә тәкъдим иттеләр (җитәкчеләре Әхмәтшина Фәридә һәм Шәрәпова Зөмәрә).


Кичә ахырында гимназия директоры, Хайбрахманова Флёра Рәхим кызы  шагыйрьне  узган юбилее  белән чын күңелдән котлап, очрашуга килүе очен олы рәхмәтен белдерде. Таһир Шәмсуаровның  иҗат  чишмәсенең  мәңге саекмавын, укучыларын яңадан – яңа  иҗат җимешләре  белән шатландыруын теләде.

Венера Сәмигуллина

Фотолар: 11нче гимназиядән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев