Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

12 яшьлек кыз йөкле булуын бала туар алдыннан гына әйткән

Әлбәттә, әни булу хатын-кыз өчен бик зур бәхет. Тик бу бәхеткә ирешү өчен кайберләргә зур сынаулар да үтәсе бар.

Аеруча бик иртә әни булганнар төрле проблемалар белән очраша.

Башкортстанда, мәсәлән, былтыр 14 яшьлек өч үсмер әни булган. Шул ук вакытта 15 яшьтә әни булучылар саны 18гә тигез. Таня Лучишина - Русиядәге иң яшь әниләрнең берсе. Ул 12 яшендә кыз бала тапкан.

Таня әнисенә үзенең авырлы булуын бала тулыруга ике атна калгач кына әйткән. Әнисе аның йөкле булуын сизмәгән, чөнки кыз тулы гәүдәле булган, эче күренмәгән. Таня озак вакыт баланың атасы кем икәнен әйтмәгән. Әнисе зур тырышлык белән коточкыч серне ачкан. Кызны үги әтисе көчләгән булган. Әлбәттә, кызның әнисе моны белү белән полициягә гариза язган. Хәзер әни белән кыз кечкенә сабыйны бергәләп тәрбиялиләр.

ЧЫГАНАК

https://matbugat.ru/news/?id=31198

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X