Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

13нче мәктәптә юл иминлеге буенча "Юл әкиятенә сәяхәт" узды

Шәһәрнең 13нче мәктәбендә беренче ел гына белем алучы балалар “Юл әкиятенә сәяхәт" ясады. Шундый исем белән юл иминлеге буенча чара узды.


Чараның исеме генә әкият, ә чынлыкта исә, җәяүле булсынмы, автомобиль белән идарә итсенме – юл шаяртуларны яратмый, кагыйдәләрне төгәл үтәгәннәрне һәм юл билгеләрен белгәннәрне ярата. Әлеге чарада әнә шулар турында сөйләштеләр.  13нче мәктәпнең беренче сыйныф укучылары юл кагыйдәләре белән танш, әлбәттә. Тик кызыклы уеннар белән булган белемнәрне ныгыту комачау итми.

“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт учреждениесе профилактика бүлегенең  Әлмәт территориаль идарәсе начальнигы Зөлфия Рахманова әлеге чарада катнашты. Аның әйтүенчә, мәктәптә яшь инспекторлар отряды эшләве – уңай күренеш. Алар һәрвакыт юл кагыйдәләрен башкаларның да исләренә төшереп, юлда игътибарлы булырга чакырып тора.
-    Беренче сыйныфлар да молодцы. Юл кагыйдәләренә багышланган табышмакларга җавапларны да тиз таптылар. Чарага “Убырлы карчык” килеп, алар белән эстафета да үткәрде, - ди Зөлфия Рахманова.

Яшь инспекторлар отряды беренче сыйныфлар белән музыкаль физкультминут үткәрде, такмаклар әйтештеләр. Соңыннан Зөлфия Рахманова чарада катнашучыларга яктылык кайтаручы элементлар бүләк итеп, әлеге элементлар турында сөйләп үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев