Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

14-20 сентябрь атнасына йолдызнамә

Кучкар Беренче урында сезнең мәхәббәт торачак. Шундый кайнар хисләр кабынып китүгә үзегез дә гаҗәпләнерсез. Эшегездә бик яхшы мөмкинлекләр ачылачак. Шулай да эшләр белән тыгыз рәвештә шөгыльләнергә һәм аларга кайсы яктан килергә кирәклеген үзегез генә белүне дәлилләргә кирәк булачак.


Үгезбозау
Бу вакыт аралыгында сезнең күбрәк вакытны өегезгә багышларга һәм ниһаять йокыгызны туйдырга мөмкинлек туачак. Тик шулай да тулысынча ял итеп булмыйчак. Яраткан кешегез төрле идеяләр, планнар уйлап табачак. Алар сезне җитди сөйләшүләргә һәм адымнарга этәрәчәк.


Игезәкләр
Кирәкле кешеләрдә бик уңай тәэсирләр калдырачаксыз, шуңа күрә күбрәк аралашыгыз һәм өйдә утырмагыз. Очрашулар, кая да булса барулар хезмәт баскычы буенча күтәрелү өчен яхшы мөмкинлек тудырачак. Ә яңа проектлар эштә яңа батырлыкларга илһамландырачак.


Кысла
Хезмәт өлкәсендә сез әле дә алдынгылар сафында. Үзегезнең иҗади ашкынуларыгызны тиешле тарафка юнәлтегез. Бу вакыт аралыгында сезнең күп кенә акча эшләү мөмкинлеге туачак. Тик сак булыгыз, кемнең дә булса юлына чыгу ихтималыгыз бар. Шул вакытта сезнең уңышыгыз берәүнең тәкәбберлегенә кагылачак.


Арыслан
Төрле вакыйгаларга, күңелле очрашуларга бай булган ялларыгызны шундый ук тыгыз эш көннәре алмаштырачак. Сезнең профессиональлегегез тиешенчә бәяләнәчәк. Идеяләрегезне барлап, аларны тормышка ашыру буенча планнарыгызны төзи башларга да була.


Кыз
Бу вакыт эчендә сезнең намуслы уй-теләкләрегез чынга аша алачак. Шуңа күрә тормыштан нәрсә алырга теләвегезне җентекләп уйлагыз. Көтелмәгән шалтырату яки үткәннәрдәге кеше белән очрашу тормышыгызны кинәт үзгәртәчәк. Эштә үзегезне бик яхшы яктан күрсәтә алу мөмкинлеге туачак.


Үлчәү
Якын кешегез белән мөнәсәбәтләрдә артыгын кыланмагыз. Бу вакыт аралыгында сез үзегезне чын милекче кебек тотарга сәләтле. Яраткан кешегезнең игътибарын таләп итеп сез чамадан чыгасыз һәм көнләшүегезне генә күрсәтәсез. Ялларда хисләрегезне тыеп торырга кирәк булыр.


Чаян
Сезнең өчен бик имин вакыт аралыгы. Абруйлы кеше сезне үз канаты астына алырга әзер. Инде күптәннән шакып йөргән ишекләр сезнең өчен ачылырга тора. Килешүләр бик уңышлы үтәчәк, яңа клиентлар барлыкка киләчәк, алар белән бергә акча да.  

Укчы
Никадәр иреклерәк һәм бәйсезрәк булсагыз, шуның кадәр ныграк партнерыгызның хисләрен җылытасыз. Хәзер сез бер-берегезне тагы да яхшырак аңлыйсыз. Хезмәттәшләр белән аралашуда да ышанучанлык арта бара. Үзегезне күңелле сюрприз белән сөендерә аласыз, сез моңа лаек.


Кәҗәмөгез
Энергиягез һәрвакыт та изге эшләргә юнәлтелгән булмас. Вак-төяк үпкәләшүләр аркасында үч алу теләге туарга мөмкин. Мәхәббәткә кагылышлы эшләрдә хәйлә кору яхшыга алып бармас. Киресенчә бу өлкәдә артык ачык булу хәерлерәк.


Сукояр
Калдырып торган эшләрегез турында искә төшерегез. Файдалы контактлар таба белү сәләтегез хәзер бик тә урынлы булачак.  Вак-төяк тәкъдимнәргә вакытыгызны әрәм итмәгез. Дәвамлы керемнәр белән бәйле булган проектлар белән эш итсәгез күпкә отышлырак булыр.
Балык
Офыкта яңа максатлар барлыкка киләчәк, тиздән сез шуларны тормышка ашыруга бар игътибарыгызны юнәлтәчәксез. Уйларны туплап, планнар корып, көчләрне дөрес бүлеп куярга вакыт. Иң мөһиме -  вакытлыча мавыгулардан ераграк булыгыз. Шул чакта зур уңыш сезне озак көттермәс.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев