Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

20 сентябрь – урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

Табигатьнең тиңсез хәзинә булуын районыбыз территориясендә 52 мең 837 гектар мәйданны биләп торучы урман фонды дәлилли. Шушы урман аша безгә яшеллек һәм чиста саф һава бүләк итүчеләр, ягъни урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен, аларның эшчәнлеген һөнәри бәйрәмнәре алдыннан тагын бер кат искә алу артык булмас. «Лениногорск урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесендә эшләүче 33...

Табигатьнең тиңсез хәзинә булуын районыбыз территориясендә 52 мең 837 гектар мәйданны биләп торучы урман фонды дәлилли. Шушы урман аша безгә яшеллек һәм чиста саф һава бүләк итүчеләр, ягъни урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен, аларның эшчәнлеген һөнәри бәйрәмнәре алдыннан тагын бер кат искә алу артык булмас.


«Лениногорск урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесендә эшләүче 33 кеше җаваплылыгында: бик күп мәйданда агачлар утырту, аларны карап-тәрбияләп тору, күз карасыдай саклау, урман янгыннарына юл куймау - болары эшчәнлекләренең бер өлеше генә.
- Ел әйләнәсендә башкарыла торган эшләр санап бетерерлек түгел, - ди «Лениногорск урманчылыгы» җитәкчесе Салих Фазлирахманов. - Урман кисү, чистарту, яшь үсентеләр әзерләү эшче куллардан физик ныклык, сабырлык таләп итә. Төбәгебездәге урманнар көчле һәм кодрәтле, сәламәт булсын дип тырышабыз. Моңа ирешү өчен иң алдынгы технологияләрне һәм кадрларны кулланабыз. Урман хуҗалыгы тармагы республика һәм район җитәкчелеге күз уңында булуы безне шатландыра, даими ярдәмне тоябыз.
Быел, мәсәлән, Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан безгә ике манипулятор (агач төяү өчен) бирелде, моннан тыш, биш процентын түләү шарты белән 32 миллион сумлык урман әзерләү комплексы алдык. Ул тәүлегенә 400 куб метр агачны әзерләү һәм сиксән кеше урынына бер техниканы гына кулланырга мөмкинлек бирә, - ди Салих Хөсәенович.
Аның фикеренчә, хәзерге вакытта агачка ихтыяҗ бар, чөнки узган ел Алабугада агач материалларын эшкәртү буенча завод ачылган. Лениногорск урманчылыгы быел анда план буенча 27 мең куб метр агач тапшырырга тиеш. Шундый куәтле комплекс белән бу эшне башкарып чыгачакларына шиге юк җитәкченең.
Теманың дәвамын "Заман сулышы" газетының 69 нчы номер саныннан укый аласыз.
Розалия Мостафина, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лесничество