Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

21-27 сентябрь атнасына йолдызнамә

Кучкар Җәйге яллар сезгә күтәренке кәеф бүләк иттеләр, бу хис-кичерешләр белән сез якыннарыгыз белән дә бүлешергә телисез. Эштә кирелегегез һәм артык дөрес булуыгыз конфликтка китерә ала. Пәнҗешәмбе көнне сезнең фикерләрегезне җитәкчелек хуплап алачак, яңа отышлы тәкъдимнәр барлыкка киләчәк.


Үгезбозау
Тормышның барлык өлкәләрендә дә инициатива һәм басымыгызны күрсәтү мөһим. Эштә үзегезнең профессиональлегегезне раслау кирәк булса, мәхәббәттә – тугрылыкны күрсәтү соралыр. Артык зур эмоцияләр кичерүдән сакланыгыз, алар нерв системасына начар йогынты ясарга мөмкин.

Игезәкләр
Атна шактый уңышлы булачак. Сез үз күңелегезне күреп яши алачаксыз. Бик күп кызыклы танышулар һәм башка күңелгә ятышлы вакыйгалар булуы көтелә. Шул исәптән, яхшы ял итү мөмкинлеге дә. Бәлки, алда сезне еракка барып кайту көтәдер.

Кысла
Әлеге вакыт аралыгы бик тә абруйлы кешеләр белән дуслык бүләк итәчәк. Алар сезнең карьерагызның алга китүенә дә теләкләшлек итә алачаклар. Ялгыз кыслалар икенче яртысын эзләү белән мәшгуль булырлар, тик теләсә кайсы мөнәсәбәтләргә ризалашмагыз.

Арыслан
Хәлсезләнү, салкын тидерү ихтималы бар. Матди кыенлыклар аркасында кәефегезнең дә начараюы мөмкин. Ярдәм сорап дусларга мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Атна ахырында акча эшләү өчен яңа мөмкинлекләр ачылачак. Ялларны тынычлыкта үткәрергә тырышыгыз.

Кыз
Көтелмәгән үзгәрешләр булуы ихтимал. Күпләр яңа эш табарга мөмкиннәр. Ул вакытны күп алачак, ләкин яхшы керем китерәчәк.  Гаилә тормышында юл бирергә өйрәнергә кирәк. Бу вакыт эчендә баш авыртулары борчырга мөмкин. Күбрәк саф һавада ял итәргә тырышыгыз.

Үлчәү
Атна уртасында зур чыгымнар килеп чыгарга мөмкин. Ләкин чыккан акчаны тиз кайтарып булачак. Гаиләдә бер-береңә карата игътибарсыз булу аркасында низаглар чыгуы бар.  Күзләрегез белән проблемалар килеп туса, кичектерми күз табибына барырга кирәк.


Чаян
Хәзер сезнең бурыч – яңа шартларга яраклашу. Сиземләү сәләтегезгә таяныгыз. Озак уйланып йөрүләр аркасында мөмкинлекне кулдан ычкындыруыгыз бар. Иҗат кешеләре, юристлар һәм икътисадчылар өчен бик тә уңышлы вакыт.


Укчы
Эш күләме һәм хезмәт шартлары гел үзгәреп торачак, җитәкчелек белән низаг килеп чыгуы бар. Пәнҗешәмбе көнне гаиләдә дә аңлашылмаучылыклар булуы ихтимал. Һавада очып йөрүегезне онытып, якыннарыгызга күбрәк игътибар һәм назыгызны бирегез.


Кәҗәмөгез
Керемнәрегезне арттыру мөмкинлеге туачак. Эш буенча бик күп урыннарга китеп йөрү көтелә, бу исә гаиләдәгеләрнең ризасызлыгын тудырачак. Техника, йорт җиһазлары, машина кебек эре товарлар сатып алуыгыз ихтимал. Бу вакыт аралыгында төрле җәрәхәтләр алудан сакланыгыз.


Сукояр
Бу атнада кәефегез бик тә яхшырачак, көчегез артачак, күп кенә яңа планнар һәм идеяләр туачак. Сезне очрашулар, төрле яңалыклар, эшлекле сәфәрләр көтә. Ялгышмас өчен хезмәтегездә дә, шәхси мәсьәләләрдә дә үзегезнең интуициягезгә таянып эш итегез.


Балык
Бу атнада сезгә көндәшләрегезне партнерларга әйләндерү мөмкинлеге килеп туачак. Бары тик сак һәм дипломатик рәвештә эшләвегез генә сорала. Атна уртасында карьерагыз өчен мөһим булган вакыйгалар һәм яңалыклар көтә. Гайбәтләргә, имеш-мимешләргә ышанмагыз, сезнең абруегызга тап төшмәс.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X