Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

27 апрельдән «Мир» картасы хуҗаларын үзгәрешләр көтә

Яңа кагыйдәләр карта тотучыларның куркынычсызлыгы өчен кертелә.

 

«Мир» Милли түләү системасының банк картасы булган һәркемне 27 апрельдән үзгәреш көтә. Бу көннән оператор акча күчерү буенча яңа кагыйдә кертәчәк, дип хәбәр итә PRIMPRESS.

Якын арада Россия түләү системасы шикле акча күчермәләре белән тагын да җентеклерәк көрәшә башлаячак.

Шуңа бәйле рәвештә, "Мир" үзенең банк карталары ярдәмендә электрон акча янчыкларын тулыландыруны тыю турында радикаль карар кабул иттте.

27 апрельдән «Мир» картасыннан электрон акча янчыкларына барлык акча күчерү буенча операцияләр кире кагылачак. Бу карта хуҗалары иминлеге өчен эшләнә, дип ассызыклыйлар компаниядә.

Белгечләр сүзләренә караганда, электрон акча янчыкларын еш кына үз максатлары өчен онлайн-казино, букмекер компанияләре һәм башка уенчылар кулланалар.

 Теләче Информ

http://baltaci.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X