Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

30 ноябрь - 6 декабрь атнасына йолдызнамә

Кучкар Сезнең өчен бик отышлы вакыт аралыгы. Үзегезнең эшегезне яхшылап оештырып, бар башлаган эштә дә уңышка ирешә алачаксыз. Гаиләгез, туганнарыгыз белән аралашу вакытында йомшаграк һәм сабыррак булыгыз. Ялларда ялгыз кучкарлар кызыклы кеше белән очрашырга мөмкин.


Үгезбозау
Атнаның беренче яртысында җиң сызганып эшләргә туры киләчәк. Әгәр дә инициативаны үз кулыгызга алсагыз, премиягә яки хезмәт хакын арттыруга да өмет итә аласыз. Атна ахырында кешеләр белән аралашканда тыйнаграк булырга кирәк.  Өйдә бәхәсләр туу куркынычы бар.

Игезәкләр
Бу атнада сезнең хәлләр бик яхшы булачак. Кешеләрне эчке тою ярдәмендә сез аралашуны үзегез өчен отышлы юнәлештә кора аласыз һәм бу, һичшиксез, уңышка алып киләчәк. Финанс һәм карьера юнәлешендә борчылырлык урын юк, уңыш сезнең якта. Ялгыз хатын-кыз игезәкләр лаеклы тиң ярларын очратырга мөмкин.

Кысла
Үз-үзләренә шикләнүчән кыслалар бу атнада үзләрен бик тә ягымлы,  игътибарны җәлеп итә торган итеп тоячаклар. Танышу вакытында үзләрен шактый ирекле тотачаклар һәм үзләре инициатива күрсәтә башлыйчаклар. Бу вакыт аралыгы күңелле вакыйгаларга һәм мизгелләргә бай булачак. Эш һәм бизнес юнәлешендә дә яхшы хәбәрләр көтәчәк.

Арыслан
Кышның беренче аеның әлеге вакыт аралыгы бик күп позитив һәм шатлыклы эмоцияләр бүләк итәчәк, шәхси тормышта барысы да бик яхшы булачак. Хатын-кыз арысланнарга бик лаеклы ир-ат игътибар күрсәтәчәк. Эшләрдә шулай ук уңыш көтәчәк, бизнес белән шөгыльләнүчеләргә мөһим килешүләрне, очрашуларны атна башына планлаштыру яхшырак.

Кыз
Бу атнада позитив һәм бик үк күңелле булмаган вакыйгалар да күп булачак. Атна башында сез бик күп энергия һәм эшләү теләге тоячаксыз. Ләкин кайбер шартлар аркасында уйлаган һәм планлаштырган эшләрнең күбесе тормышка ашмыйчак. Планнарның үтәлмәве, очрашуларның кичектерелүе һәм акча мәсәләләре сезнең кәефегезне төшерәчәк.


Үлчәү

Әлеге вакыт аралыгы үлчәүләргә күтәренке кәеф бүләк итәчәк. Дусларыгызны кунакка чакырыгыз, шалтыратып хәлләрен белешегез. Эштә документларны тәртипкә китерсәгез яхшы булыр, теләсә кайсы минутта тикшерү булуы мөмкин. Атна яхырында карьерагызда алга китү ихималы зур. Ә балаларыгыз уңышлары белән сөендерәчәк.
Чаян
Бу вакыт аралыгы тыныч кына булыр дип көтелә, ул күңелсезлекләр дә, позитив вакыйгалар да вәгъдә итми. Шуңа күрә күптән уйлап йөргән эшләрегезгә тотына аласыз. Барлыкка килгән тынлык сезгә фикерләрне тупларга ярдәм итәр. Шәхси мөнәсәбәтләрдә үзгәрешләр көтелми.
Укчы
Атна башында укчылар якын кешеләре белән аралашканда әдәпсезлек һәм нәзакәтсезлек күрсәтергә мөмкин. Бу низаг һәм бәхәсләр килеп туу куркынычын тагы да арттырачак. Атнаның икенче яртысында артык күп эшләүдән сакланыгыз. Сәламәтлегегез турында уйлагыз, салкын тидермәскә тырышыгыз.

Кәҗәмөгез
Йолдызлар торышы кәҗәмөгезләргә начар яктан йогынты ясамыйчак, киресенчә, алар күпсанлы көндәлек мәшәкатьләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк. Бик күп эшләрне көч сарыф итмичә дә төгәлләп булачак, ләкин хәзер яңа планнар һәм максатларны тормышка ашыру яхшырак. Ялларны тыныч кына  үткәрергә тырышыгыз.  


Сукояр
Атнаның беренче яртысы ыгы-зыгылы һәм мәшәкатьле, ләкин яңа танышулар барлыкка килү һәм файдалы элемтәләр бәйләнүе белән сезнең өчен отышлы булачак. Бу көннәрдә командировкалардан, эш буенча кая да булса барулардан баш тартмагыз. Бу чор сезгә финанс тотрыклылыгы вәгъдә итә.


Балык
Бу атнада сезгә үз-үзегез белән көрәшергә туры килүе ихтимал. Сез ниндидер борчу һәм дулкынлану тоячаксыз, ләкин моңа аерым ачык сәбәп тә булмас. Әлеге вакыт аралыгы сәламәтлеккә начар йогынты ясыйчак, ашаган, эчкән ризыкка игътибарлырак булыгыз. Физик һәм интеллектуаль яктан да артык эшләргә тырышмагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X