Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

50 елдан соң Иске Иштирәк мәктәбендә сыйныфташлар очрашты

Соңгы кыңгырау бәйрәмендә Иске Иштирәк мәктәбенең мәйданчыгында 2021ел чыгарылыш сыйныф укучылары белән 50 ел элек сигезъеллык мәктәпне тәмамлаган 1971ел чыгарылыш сыйныф укучылары очраштык.


 
... Шушма елгасының уң як ярында башлангыч мәктәбе булган Бәкер авылы, сул як ярында сигезъеллык мәктәпле Иске Иштирәк авылы урнашкан. Авыллар арасы да ерак түгел, мең генә метр. Югары сыйныфта Бәкер авылы укучылары сигезъеллык мәктәпкә җәяү йөреп укыдылар, шулай итеп сыйныф укучылары ике тапкыр артты. Дуслашып, бер-беребезгә ярдәм итеп укыдык. Уку чорында мәктәпнең октябрятлар, пионерлар һәм комсомол иҗтимагый оешмаларының, безне – укучыларны тәрбияләүдә әһәмияте бик зур булды. Бигрәк тә туган колхозыбызга күп ярдәм иттек.

Колхоз кырларында таш җыю, басуларда бәрәңге һәм чөгендердән мул уңышы алу. Иң тәмле бәрәңге – чиләк белән учакка каплап пешерелгәне иде. Макулатура, тимер-томыр, өй һәм мунча мичләреннән көл җыеп тапшырдык. Яз көннәрендә, урман хуҗалыгына ярдәм йөзеннән, урманда нарат агачы үсентеләре утырттык. Без утырткан наратлар Бәкер урманында хәзер дә шаулап үсеп утыралар.
Сыйныфта тимурчылар командасы оештырып, ялгыз яшәүче әбиләргә ярдәм иттек. 7нче сыйныфта укыганда, Бәкер авылындагы “Ташкала” тавында зур түгәрәк сызып, йолдыз ясап, таш белән әйләндереп алдык.

Ике авылга да ерактан матур күренә. Алдынгы сыйныфташыбыз Мөхтәрәмә Гәләветдинова мәктәпнең пионерлар советы рәисе итеп сайланды һәм җәмәгать эшен уңышлы алып барды. Ул татар әдәбияте фәненнән бирелгән сочинениеләрне үзенчәлекле, хис-тойгылары белән вакыйгаларны сүрәтләп, күләмле яза иде. Мин – бу мәкаләнең авторы, аңарга сокланып, күңел байлыгының тирәнлеген сизеп, күреп, үрнәк алып инша язарга өйрәндем.                                                                                                          

Мәктәп физкультура-спорт өлкәсендә дә уңышлы эшләде. Район мәктәпләре буенча оештырылган:  футбол командалары, йөгерү һәм чаңгыда йөгерү ярышларында алдынгы урыннарны яуладык. Лениногорскида һәр елны оешырылган йөгерү  эстафетасында Альберт Мөхәммәдиев һәм Атлас Садыйков җиңүчеләр рәтендә идек. Кышкы айларда чаңгыда йөгерүдә Илшат Хәкимов призлы урыннарны яулый иде. Хезмәттә һәм илебезне саклауда әзерлек нормаларын тапшырып, ГТО алтын һәм көмеш  значокларын һәрвакыт күкрәкләрдә йөрттек. Мәктәптә һәрвакыт мишеньнәргә  винтовкадан ату ярышлары оештырылды. Иске Иштирәк әрәмәсендә һәм Бәкер урманында мәктәп масштабында тактик һәм стратегик планнар нигезендә үткәрелгән хәрби аҗаган уеннары бик уңышлы булды.

Ничек шулай барысына да өлгердек икән дип сорау бирәм. Мәктәптә спорт залы юк, физкультура дәресләре ел әйләнәсендә ачык һавада үтә иде. Без чыныктык, авыруның нәрсә икәнен белмәдек. Күмәк эшләр безне рухи берләштерде, күңелләребез күтәренке булды, чөнки һәрбер уңышлы башкарылган эшләребез укырга көч һәм дәрт бирде.    

 Безне укыткан укытучыларыбызны искә алып, хезмәтләре алдында баш иябез. Башлангыч сыйныфта җитәкче – беренче укытучыларыбыз: Иске Иштирәк мәктәбендә -  Рәшидә апа Мостафина, Бәкер авылы мәктәбендә -  Фаһирҗинан апа Гирфанова. Югары сыйныфларда  Мәхмүт абый Җәләев – алгебра һәм геометрия фәннәренә укучыларда кызыксыну уятты һәм бик үзенчәлекле алымнар белән укытты.

Тулысы белән "Заман сулышы" газетында укыгыз

Альберт Мөхәммәдиев, Иске Иштирәк.

1967 ел, 4 класс. Беренче укытучы - Рәшидә Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев