Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

58 яшьтә әни булган

60 яшьлек әти шатлыгыннан елаган.

 

Санкт-Петербургның 18нче бала тудыру йортында 58 яшьлек техник фәннәр докторы, Политехник университетның попечительләр советы консультанты Мария Кононова 19 мартта үзенең беренче баласы Юрийны тудырган. Сабый да, әни кеше дә үзләрен яхшы хис итә. Хәзер Мария Кононова кыз тудырырга әзерләнә.

Мария Кононованың ире 60 яшьлек немец кешесе, математика профессоры Вильдероттер Клаус Петер өчен Юрий - шулай ук беренче бала. Кызганычка каршы, чикләр ябык булганлыктан, ул баланы кулына алалмый, әмма ул аны Интернет ярдәмендә күрә.

"Ул баланы күргәч, бәхетеннән елады", - ди Мария Кононова.

Хатын ЭКО ярдәмендә балага узган. "Икенче процедурадан соң гына килеп чыкты. Беренче уңышсызлыктан соң авыр булды, ләкин миндә әни булу теләге зур иде, минем организм мобилизацияләнде, һәм барысы да килеп чыкты", - ди ул.

Хатын әйткәнчә, алар ире белән икесе дә бала теләгәннәр. "Ул минем кебек хатын-кызны 20 ел эзләдем, диде. Яшьтәшләре аңардан бала тудыру турында фикер алышудан баш тарткан, шуңа күрә ул үзе белән ахырга кадәр булачак урыс хатынын эзләргә карар кылган", - дип хәбәр итте Мария Кононова.

Хатын инде бер елдан ЭКОның яңа процедурасын узарга ниятләвен белдерә, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: spbdnevnik.ru

 http://baltaci.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев