Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

6 – 12 АПРЕЛЬ 2015 – ЙОЛДЫЗНАМӘ

Кучкар (21.03-20.04)лар бу атнада эшегезне тәмамларга, яисә нәрсәне дә булса үзгәртергә теләсәгез дә, барып чыкмас, нәтиҗәсе дә булмас. Килеп туган проблемалар аркасында якын кешегез белән мөнәсәбәтегез бозылуы ихтимал. Тирә-ягыгызда булган хәлләрне тыныч кабул итәргә тырышыгыз. Үгезбозау (21.04-21.05)лар, сезнең өчен атна уңышлы, аны файдалы итеп үткәрегез. Бигрәк тә, финанс мәсьәләсендә. Шәхси...

Кучкар (21.03-20.04)лар бу атнада эшегезне тәмамларга, яисә нәрсәне дә булса үзгәртергә теләсәгез дә, барып чыкмас, нәтиҗәсе дә булмас. Килеп туган проблемалар аркасында якын кешегез белән мөнәсәбәтегез бозылуы ихтимал. Тирә-ягыгызда булган хәлләрне тыныч кабул итәргә тырышыгыз.
Үгезбозау (21.04-21.05)лар, сезнең өчен атна уңышлы, аны файдалы итеп үткәрегез. Бигрәк тә, финанс мәсьәләсендә. Шәхси тормышыгыз да җайланып китәр. Тирә-яктагыларга киңәшегезне жәлләмәссез. Чит кешеләргә киңәш бирә-бирә үзегезгә киңәш кирәк булып куюы ихтимал.
Игезәк (22.05-21.06)ләр, сынауларга дучар булырсыз. Белемегезне дә тикшереп караулары ихтимал. Финанс мәсьәләсенә килгәндә, кирәкмәгәнгә акча туздырмыйча торсагыз яхшырак, чөнки алда әле "банкрот" буласы көннәр көтелә. Ял көннәрен өйгә эш алып кайтмыйча, яраткан кешегез белән үткәрегез.
Кысла (22.06-22.07)лар, тирә-ягыгыздагы вакыйгаларны тыныч кабул итсәгез иде. Якын кешегез янәшәдә булганда, бернәрсәдән дә куркырга кирәкми. Сезне бу атнада мөһим үзгәрешләр көтә. Аларны кабул итегез, үзгәртергә теләсәгез, барысы да сезнең үз кулыгызда.
Арыслан (23.07-22.08)нар, атна сезнең өчен бик үк уңышлы булмас. Кылган гамәлләрегез өчен җавап бирергә һәм түләргә туры киләчәк. Хезмәткәрегез берәр уртак эш тәкъдим итсә, ризалашмавыгыз яхшырак, чөнки аның өчен файдага булса, сезнең өчен уңышсыз булуы бар.
Кыз (23.08-22.09)лар, бу атнада бик актив булырсыз, кулыгызда эш "кайнап" торыр. Яңа эш башлау, киләчәккә планнар кору өчен уңышлы атна. Берәр нәрсә сатып алырга уйлагансыз икән, озакка сузмагыз, алыгыз. Мөһим карарларыгыз булса, аларны да тәмамларга вакыт.
Үлчәү (23.09-23.10)ләр, сезнең турында кемдер гайбәт сүз чыгару сәбәпле, күңелсез хәлгә очравыгыз ихтимал. Атна дәвамында тырышып эшләрсез. Кемнең дус, кемнең дошман икәнен ачыкларсыз. Туганнар һәм дуслар белән дустанә мөнәсәбәттә булыгыз.
Чаян (24.10-22.11)нар, янәшәгездә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булган дусларыгыз булыр. Берәр бәйрәмгә баруыгыз ихтимал. Ял көннәрендә барча мәшәкатьләрне онытып, ял итегез, күңел ачыгыз. Тирә-ягыгыздагы вакыйгаларга игътибар итмәгез, сезгә аларда катнашырга кирәкмәс.
Укчы (23.11-21.12)лар, шәхси тормышыгызда үзгәрешләр көтелә. Яраткан кешегез белән, бәлки, мөнәсәбәтләрегезне рәсмиләштерергә уйларсыз. Эшегездә күбрәк җитәкчегез кушкан эшне эшләргә туры киләчәк. Атна ахырында арыганлык үзен сиздерер, беркем белән дә очрашасыгыз килмәс.
Кәҗәмөгез(22.12-18.01)ләр, тырышып эшләсәң генә уңышка ирешеп була. Бу атнада сез тиктормас булырсыз. Алга куйган максатыгызга ничек тә булса ирешергә теләрсез. Тормышыгыз үз кулыгызда, теләсәгез үткәннәрне онытып, яңа тормыш башларга мөмкинлек бар.
Сукояр (19.01-18.02)лар тирә-яктагыларга үз фикерегезне такмагыз, яратмаслар. Эштә җыелган эшне үзегез генә башкарыгыз. Менә күрерсез, уңыш озак көттермәс. Ә менә шәхси тормышка кагылышлы мәшәкатьләрне башка вакытка калдырып торырга кирәк.
Балык (19.02-20.03)лар, атна башыннан шәхси тормышыгызны җайларга тотынырсыз. Ялгызлар парын табарга теләсә, ял көннәрен сайласын. Парлылар мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү ягын карар. Эш мәсьәләсенә килгәндә, җитәкчегез һәм хезмәткәрләр белән яхшы мөгамәләдә булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп 6 – 12 апреля 2015

2
X