Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

6 июль - 12 июль атнасына йолдызнамә

Кучкар. Килешүләр төзүдән һәм яңа проектларга тотынудан тыелып торыгыз. Мөмкин булган җирдә үз вазыйфаларыгызны хезмәттәшләр яки якын кешеләр җилкәсенә күчерегез. Чит кешеләрнең низагларына кысылмагыз. Күтәренке кәефне саклап калырга, борчылмаска тырышыгыз.

 

Үгезбозау.
Атна профессиональ эшчәнлектә үзгәрешләр һәм үрләр яулау өчен уңышлы. Аеруча мөһим булган эшләрне барлап, аларны тормышка ашыруга керешегез. Мәхәббәт өлкәсе өчен дә кызыклы вакыт аралыгы. Тормышыгызны тамырдан үзгәртерлек яңа очрашулар һәм танышулар булуы мөмкин.

Игезәкләр.
Әгәр дә сез актив рәвештә ял итәргә яратасыз икән, бу сезнең сәламәтлеккә файдага гына булачак. Күңел тынычлыгын сакларга тырышырга һәм яхшыга өметләнергә кирәк. Шул вакытта сез теләгәнегезгә ирешә алырсыз. Ял көннәрендә күңелле очрашулар, хәбәрләр, шалтыратулар булуы мөмкин.

Кысла.
Җыйнак һәм үзсүзле булыгыз. Шул вакытта эштә килеп чыккан киртәләр нәтиҗәгә әллә ни йогынты ясый алмас. Сезгә яңа өлкәдә белем үзләштерү бик җиңел биреләчәк, түземлегегез һәм максатчанлыгыгыз  барысына да җитәчәк. Атна эшлекле очрашуларга бай булачак, ләкин шәхси тормыш, дуслар белән аралашу өчен дә вакыт табарга кирәк.

Арыслан.
Вак-төяк аңлашылмаучылыкларга игътибар итмәгез, бигрәк тә сезнең гаеп белән килеп чыкмаганнарына. Вакыт җитмәү сәбәпле ниндидер планнарның тормышка ашмавы бар. Бу вакыт аралыгында бары тик уңай эмоцияләр алырга, күңелегезгә хуш килгән кешеләр белән генә аралашырга тырышыгыз.


Кыз
Бу атна бик күп мөмкинлекләр бүләк итәчәк, шуңа күрә авыр башкарыла торган эшләрне һәм мөһим очрашуларны планлаштырсагыз була. Кемнедер бик тә әһәмиятле танышу көтә, ул чын мәхәббәт тууга этәргеч була алачак. Эштә куркынычсызлык техникасы турында онытмагыз.

Үлчәү.
Атна финанс ягыннан тотрыклы булуы белән аерылып торачак. Гаиләле үлчәүләрнең кайбер проблемалары килеп чыгарга мөмкин. Әгәр дә никахыгыз кадерле икән, түземлек күрсәтеп, кискен карарлар кабул итмәскә кирәк булыр. Ял көннәрендә берәр кая барып күңелле ял итү яхшы булачак. Кызыксынуларыгыз һәм белемгә омтылышның артуын тоя алачаксыз.

Чаян
Яңа эшләр башларга теләсәгез мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Бу атна иҗади сәләтләрегезне ачу өчен бик тә уңай булачак. Яраткан эшләрегезгә күбрәк вакытыгызны сарыф итәргә тырышыгыз.  Ярдәм сорап килүчеләрне кире какмагыз, ләкин хәйлә коручыларга үзегездән файдаланырга юл куймагыз.

Укчы
Күңел түрендәге уйларыгыз турында хәтта якын кешеләрегезгә дә сөйләмәвегез хәерле. Аларның башкаларга барып ирешүе ихтимал. Артык күпне вәгъдә иткән кешеләргә ышанмагыз. Бу вакыт аралыгында аерым игътибарны финанс мәсьәләләренә юнәлтү зарур. Якын кешегез белән араларның бозылуы мөмкин. Аңлашырга тырышыгыз.

Кәҗәмөгез.
Яңа эшләр башларга, документларга кул куярга киңәш ителми.  Ә менә мәхәббәт өлкәсе белән бәйле бар нәрсә дә бик уңышлы булыр. Ялгыз кәҗәмөгезләрне күңелле аралашулар көтә, алар җитди мөнәсәбәтләргә дә китерә алачак. Әлеге вакыт аралыгы комплекслы сәламәтләндерү чаралары өчен дә бик кулай.

Сукояр.
Якын арада сезгә үз теләкләрегез тезгененә бирелергә киңәш ителә. Эчке сиземләвегез тиешле юл буенча алып барачак. Әгәр дә кем белән булса да очрашырга теләмәсәгез, яки нинди дә булса бурычларны үтисегез килмәсә, чиста намус белән алардан баш кага аласыз. Бу атнада якыннарыгыз сезне сөендерә алачак.


Балык.
Кая гына булсагыз да, куркынычсызлык турында онытмагыз. Бу вакыт аралыгында көнкүрештә яки җитештерүдә җәрәхәтләр алу куркынычы зур. Шәхси фронтта тынычлыкны сакларга киңәш ителә. Борчулы уйларга һәм нигезсез шикләнүләргә бирешмәгез. Гайбәтләргә ышанмагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев