8 марттан соң Татарстанда Covid-чикләүләрен гамәлдән чыгару хәл ителәчәк
Коронавирус чикләүләрен йомшарту карарын март бәйрәменнән соң кабул итәчәкләр.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе — республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина сүзләренчә, язгы бәйрәм вакытында чикләүләрне йомшарту эпидемиологик вазгыятькә тискәре йогынты ясарга мөмкин.
«Яңа карар республика гадәти эш режимына кайткач кабул ителәчәк», — дип вәгъдә итте Татарстан баш санитар табибы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев