Заман сулышы

Ачык тәрәзә бәласе: 4 яшьлек бала авыр хәлдә

Бу ялларда Алабугада 4 яшьлек кыз бала тәрәзәдән егылып төшкән. Баланың әнисе ишегалдында булган. Бишенче каттагы фатирда калган бала ачык тәрәзә аша әнисен чакырырга теләгән - тәрәзә төбенә менгән һәм егылып төшкән. "Баланың хәле бик авыр, - дип бәя биргән табиблар. - Ул Республика балалар клиник хастаханәсенә озатылды". Баланың эчке...

Бу ялларда Алабугада 4 яшьлек кыз бала тәрәзәдән егылып төшкән.

Баланың әнисе ишегалдында булган. Бишенче каттагы фатирда калган бала ачык тәрәзә аша әнисен чакырырга теләгән - тәрәзә төбенә менгән һәм егылып төшкән. "Баланың хәле бик авыр, - дип бәя биргән табиблар. - Ул Республика балалар клиник хастаханәсенә озатылды". Баланың эчке органнарына зыян килгән - бавыры өзгәләнгән, башы бик нык имгәнгән.

Кыз имин гаиләдә яшәгән, диелә. Һәрхәлдә, гаилә исәптә тормаган. Шулай да, кайбер шаһитлар, әни кешенең фаҗига вакытында аек булмаганга охшаганлыгын әйткән.

http://intertat.ru/tt/

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: