Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Лениногорск бүлеге сайлауга бергә гаиләләре белән милли костюмнардан килде

Бүген – безнең өчен бәйрәм кебек, ди алар.

 

Лениногорскиның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасындагы хатын-кызлар бердәм, дус коллектив. Әнә  сайлауларга да ханымнар бергә җыелышып, тормыш иптәшләре белән килгәннәр.  “Ак калфаклылар” үзләре  милли костюмнан, ирләре исә түбәтәйләр кигән.

“Ак калфак” оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Тәслимә Рафикова әйтүенчә, сайлауларга элек-электән гаилә белән бергә йөри торган булганнар. “Ак калфаклы” Сәрия Миргасыймова да әлеге сүзне хуплый: “Элек эшләгән вакытта да бергә йөрергә тырыша идек, ирем Ильяс командировкада  булганда гына аерым туры килде. Ә хәзер без пенсиядә, гел икәү бергә киләбез”, - ди.

Лениногорскиның “Ак калфак” хатын-кызлары бик актив, шәһәрдәге төрле чараларның бизәге булып торалар. Үзләре җырлыйлар-бииләр, татар халык традицияләрен яңарталар. Алар милли баш киеме – калфакларны да үзләре тегәргә өйрәнде. Мастер-класс үткәреп, әлеге һөнәрне 11нче гимназия кызларына да өйрәттеләр. Татар халкының гореф-гадәтләре онытылмасын, яшь буынга да тапшырып калдырыйк дип тырышалар.

Тәслимә Рафикова әйтүенчә, бүгенге көн – халык өчен мөһим.
-    Барыбызның да балалары, оныклары бар. Без ирем Сирень белән ул һәм кыз тәрбияләп үстердек. Хәзерге көндә алар эшлиләр, гаиләле. Оныгыбыз да бар. Аларның киләчәге матур булсын, эшләре булып торсын өчен сайлауларга килдек. Булачак депутатларыбыз “Ак калфак” оешмасындагы хатын-кызларның мәнфәгатьләрен кайгырту буенча да эш алып барсыннар. Лаеклыларны сайладык, дип уйлыйм, - ди Тәслимә ханым.

“Ак калфак”лы Рошания Хәсәншина – 11нче гимназиядә музыка укыта. Сыйныф җитәкчесе буларак, класс белән бергә экскурсиягә барып кайтканнар. “Балаларга да сайлау турында аңлаттым, алар бит – безнең киләчәгебез. Сайлаулар – һәркемнең гражданлык бурычы”, - ди Рошания Саримовна.

 

#ВыборыГосдума2021 #ВыборыТатарстан #Выборы #Татарстан #Госдума

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X