Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар, игътибар: акчаларын өйдә саклаучыларны реформа көтә

Россия Үзәк банкы яңа реформа башлый.

1 гыйнварда Үзәк банк акчалата реформаның беренче этабын башлый, аның кысаларында 100 сумлык купюралар яңартылачак. Экспертлар русиялеләрне банкноталарны алыштыру фонында башланырга мөмкин булган мошенниклык гамәлләре дулкыны турында кисәтә.

Акчалары булган гражданнарны алда торган реформа турында кисәттеләр. Россия Үзәк банкы купюраларны алыштыруны киләсе елның гыйнварыннан ук әзерли. Бу хакта PRIMEPRESS басмасы сайтында хәбәр ителә.

Россиядә яңа акча реформасы 1990 еллар азагыннан бирле, илдә акча банкноталарының тышкы рәвеше тулысынча үзгәргән иң зур реформа булыр дип көтелә. Үзәк Банкта аңлатуларынча, 1 гыйнвардан Русиядә яңа үрнәктәге йөз сумлык купюралар чыгарыла башлаячак.

Аннары берничә ел дәвамында башка банкноталар да үзгәрәчәк. Вакыт узу белән иске акчалар тулысынча яңаларына алыштырылачак.

https://kiziltan.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев