Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алдакчы корбаны булмагыз... алдаулар ешайды

Газ хезмәте өлкәсендә эшләүче хезмәткәр, дип үзен атаучы һәм кешеләрне алдап йөрүче аферистлар күбәеп китте соңгы арада. Республиканың Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре аларны эзли, дип хәбәр итә Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте. Мошенниклар икәү, йә өчәү эшли. Газ хезмәтеннән плитәләрне тикшереп йөрибез, дип алдап, кеше өенә керәләр. Берсе плитә караган...

Газ хезмәте өлкәсендә эшләүче хезмәткәр, дип үзен атаучы һәм кешеләрне алдап йөрүче аферистлар күбәеп китте соңгы арада. Республиканың Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре аларны эзли, дип хәбәр итә Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.
Мошенниклар икәү, йә өчәү эшли. Газ хезмәтеннән плитәләрне тикшереп йөрибез, дип алдап, кеше өенә керәләр. Берсе плитә караган булып кыланса, икенчеләре шул вакытта фатир "чистарта".
Полиция хезмәткәрләре берничә кешене эшли. Алар - өч ир-ат һәм ике хатын-кыз. Өч ир-ат та Кавказ ягы кешесенә охшаган. Берсенә 30 яшҗләр тирәсе. Өсләренә зәңгәр төстәге спецовка кигәннәр. Хатын-кызлар, шулай ук, безнең як кешеләренә охшамаганнар.
Ел башында республикада алдауның 12 очрагы ачыкланган, шуның 10сы - Казанда. Алда әйтеп үтелгән ир-ат һәм хатын-кызлар Казан шәһәрендә яшәүче 76 яшьлек пенсионерның 100 мең, берсенең 52 мең сум акчасын һәм чәшке тунын, икенчесенең 50 мең һәм башкаларның акчаларын урлаганнар.
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кисәтә: таныш булмаган кешеләр белән аралашканда игътибарлы булырга, йортка кертмәскә, тиешле кәгазьләрен таләп итәргә, аларга үзегез һәм милкегез турында бернәрсә сөйләмәскә. Бу, бигрәк тә, олы яшьтәге пенсионерларга кагыла. Чөнки аларны күбрәк "кармакка эләктерә" шул мошенниклар. Шуңа да, балаларына һәм оныкларына әби-бабасы, әти-әнисе янына ешрак килеп йөрүен сорый Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре.
Әгәр дә "алдакчылар кармагына" эләккәнсез икән инде, кичекмәстән "02" телефоны буенча шалтыратып хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алдау

2
X