Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алсу Ризванова: «Кул эшләре минем өчен кадерле»

Писмәндә яшәүче Алсу Ризвановаларның өенә килеп керүгә, җептән бәйләгән мультфильм геройлары, пинеткалар һәм кулдан ясалган сувенирлар каршы алды. Алар шулкадәр күп, әйтерсең, көн саен нинди дә булса кул эшләнмәсе барлыкка килеп тора. - Юк, аларны бәйләргә, ясарга вакыт күп китә. Шулар белән генә шөгыльләнмисең бит. Бигрәк тә хәзер, кечкенә кызым...

Писмәндә яшәүче Алсу Ризвановаларның өенә килеп керүгә, җептән бәйләгән мультфильм геройлары, пинеткалар һәм кулдан ясалган сувенирлар каршы алды. Алар шулкадәр күп, әйтерсең, көн саен нинди дә булса кул эшләнмәсе барлыкка килеп тора.


- Юк, аларны бәйләргә, ясарга вакыт күп китә. Шулар белән генә шөгыльләнмисең бит. Бигрәк тә хәзер, кечкенә кызым тугач, буш вакыт юк. Әле бәләкәйгә 11 ай гына, - ди Алсу.
Уенчыклар чын диярсең, фил, сарык бәрәне, куян бигрәк тә матур, төрле төстә булгач, бала гына түгел, зурлар да кызыгырлык. Аларга җеп тә күп китә икән, калын һәм тыгыз итеп бәйләргә кирәк, эченә поролон куеп калдыра.
Әлеге мультфильм геройларын, шулай кызыгып, сатып алучылар да бар. Күптән түгел, хәзер популяр булган миньон уенчыгын бәйләп бетереп, Интернет челтәренә куя да - икенче көнне ике данәсен дә килеп алалар. Аннан соң бәйләгән машиналарны да сораучылар күп икән. «Кул эшләремне кемгәдер биреп җибәргәндә шундый жәл була, кадерле алар миңа», ди Алсу. Кайберләрен сата, мәсәлән, уенчык, пинеткаларны, балалары, туганнары, дуслары өчен дә бәйли.
Кул эшләренә осталык әнисеннән килә торгандыр, бәйләргә ул өйрәткән, аннан апасы да ясау, бәйләү буенча кимен куймый, аңардан үрнәк алган. Кечкенә чакта сәйләннән әйберләр үргән.
«Аңарга кармак җебе кирәк бит, әти балыкка киткәч, аның җебен урлый идем, шуннан соң югалганын сизде, әйтергә туры килде, аннан үземә сатып ала башладылар», ди ул. Бәйләү эшен пинеткадан башлый.
Хәзер дә күпләп бәйли, алар тиз арада әзер була икән. Ә менә балалары өчен өскә ябынып ятарга дигән пледны бер ай эшләгән. Башта җептән күп итеп шакмаклар бәйли дә бер-берсен тоташтыра. Ә икенче ягын гади тукыма белән тегеп куйган, ябынганда тәнгә уңайсызлык тудырмасын өчен.
Мәкаләне тулырак "Заман сулышы" газетының 81 нче номер саныннан укый аласыз.
Розалия Мостафина, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рукоделье ручная рпабота алсу ризванова