Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Америкада берәү җенесен алыштыргач йөккә узган

Филадельфиядә яшәүче Кэйден Коулман җенесен хатын-кызныкыннан ирләрнекенә алыштырганннан соң 10 ел үткәч йөккә узган. 29 яшьлек трансгендер инде 2013 нче елда ук бәбиләсә дә, җәмәгатьчелеккә тик хәзер генә сөйләргә батырчылык иткән. "Газета.ру" сайты хәбәр итүенчә, Коулман һәм аның иптәше Элайджа авырлы икәнлекләрен аңламаганнар да. Ир бик озак гормоннар эчүен, берни...

Филадельфиядә яшәүче Кэйден Коулман җенесен хатын-кызныкыннан ирләрнекенә алыштырганннан соң 10 ел үткәч йөккә узган. 29 яшьлек трансгендер инде 2013 нче елда ук бәбиләсә дә, җәмәгатьчелеккә тик хәзер генә сөйләргә батырчылык иткән.
"Газета.ру" сайты хәбәр итүенчә, Коулман һәм аның иптәше Элайджа авырлы икәнлекләрен аңламаганнар да.
Ир бик озак гормоннар эчүен, берни дә сизенмәвен һәм йөклелекнең 21 нче атнасы киткәч кенә барысына да төшенүен сөйләгән. Хәзер әлеге пар кызларыннан башка тормышны күз алдына да китермиләр икән. Ләкин башка бала табарга җөрьәт итмәячәкләрен дә яшермиләр.
Кэйден Коулман бәбиләгән бердәнбер трансгендер түгел. 2007 елда Орегон штатыннан булган Томас Бити ясалма орлыкландыру ысулы белән бәби тапкан иде.
http://matbugat.ru/news/?id=13097

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: смена пола