Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ана капиталы программасы кайчанга кадәр гамәлдә?

Ана капиталы барлыкка килгәннән бирле республикада туучылар саны якынча 10 процентка арткан. Ун ел эчендә әлеге дәүләт сертификатын барлыгы 255 мең гаилә рәсмиләштергән. Закон гамәлгә кергән беренче елларда ана капиталының суммасы 250 мең сум булса,ел саен индексацияләнеп, бүген ул 453 меңгә җиткән. Шунысы да бар, 2020 елга кадәр кабул ителгән...

Ана капиталы барлыкка килгәннән бирле республикада туучылар саны якынча 10 процентка арткан. Ун ел эчендә әлеге дәүләт сертификатын барлыгы 255 мең гаилә рәсмиләштергән.

Закон гамәлгә кергән беренче елларда ана капиталының суммасы 250 мең сум булса,ел саен индексацияләнеп, бүген ул 453 меңгә җиткән. Шунысы да бар, 2020 елга кадәр кабул ителгән закон нигезендә ул башка артмаячак. Ана капиталы программасы 2018 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә. Алга таба ул озайтылырмы - вакыт күрсәтер.

Россия Пенсия фондының сайтында шәхси кабинет аша электрон рәвештә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булдырылган. Ана капиталын рәсмиләштерү, файдалану, калган акчаны карау өчен дәүләт хезмәте порталыннан (gosuslugi.ru) файдаланырга була.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ана капиталы