Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ана капиталын алу турында сорау-җавап

- Ике балам 2007 елның 1 гыйнварына кадәр туган иде, хәзер өченче балабыз дөньяга килде. Гаилә капиталы ала алабызмы? -Ана (гаилә) капиталы гаиләдә 2007 елның 1 гыйнварыннан соң икенче, өченче (аннан күбрәк) бала туганда яисә уллыкка-кызлыкка алганда бирелә. Сезнең өченче балагыз шушы вакыттан соң туган, һәм гаиләдә беренче бала түгел,...

- Ике балам 2007 елның 1 гыйнварына кадәр туган иде, хәзер өченче балабыз дөньяга килде. Гаилә капиталы ала алабызмы?
-Ана (гаилә) капиталы гаиләдә 2007 елның 1 гыйнварыннан соң икенче, өченче (аннан күбрәк) бала туганда яисә уллыкка-кызлыкка алганда бирелә. Сезнең өченче балагыз шушы вакыттан соң туган, һәм гаиләдә беренче бала түгел, димәк капитал алу хокукыгыз бар.
-Балалар кечкенә чагында капиталдан тагын ничек файдаланырга була?
-Әлеге очракта капиталда каралган акчаларны балаларның белем алуына яки белем бирү учреждениеләрендә тотуга юнәлдерергә мөмкин.
Мисал өчен, -дәүләт тарафыннан аккредитацияләнгән программалар буенча түләүле белем бирү хезмәтләре өчен;
-белем бирү учреждениесенең тулай торагында яшәү өчен;
-сезнең очракта белем бирү оешмасы яки балалар бакчасында баланы тоту, тәрбияләү өчен түләргә мөмкин.
-Тиздән мин икенче тапкыр әни булачакмын. Сертификат алу өчен кайчан һәм кая мөрәҗәгать итәргә? 20 мең сумны алырга өлгерәмме әле?
-Ана капиталы сертификаты алу өчен мөрәҗәгать итү вакыты чикләнмәгән - бала туу белән яисә үзегезгә уңайлы вакытта. Иң мөһиме: капитал алу хокукына ия булу даталары. Ул 2007 елның 1 гыйнварыннан башлап, 2016 елның 31 декабренә кадәр.
Сертификат алу өчен яшәү урыны буенча Пенсия фонды идарәсенә яисә күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кирәкле документлар: паспорт, бөтен балаларның да туу турында таныклыклары, баланың (балаларның) Россия гражданины булуын раслаучы документ, мөрәҗәгать итүченең шәхесен һәм яшәү урынын раслаучы документ.
Әгәр дә балагыз 2015 елның 31 декабренә кадәр туа икән, сез хөкүмәт тарафыннан кризиска каршы кабул ителгән чара - ана капиталыннан бер тапкыр түләнә торган 20 меңне алу хокукына иясез. Моның өчен 2016 елның 31 мартыннан да соңга калмыйча, Пенсия фонды идарәсенә яисә күп функцияле үзәккә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. 20 мең күләмендәге акча сезнең исәп-хисап счетына, түләү турында карар кабул ителгәннән соң, ике ай эчендә күчерелергә тиеш. Әгәр дә ана капиталын кулланылганнан соң калган акчалар 20 меңнән азрак икән, шул сумма күчерәләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ана капиталы материнский капитал