Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ана капиталын банк кертеме буларак кулланырга тәкъдим иткәннәр

Россия гражданнарына ана капиталының тотылмаган өлешеннән дивидендлар алырга мөмкинлек бирергә кирәк, дигән фикергә килгән Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова.

Ул  Россия вице-премьеры Татьяна Голиковага шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта «Известия» документка сылтама белән хәбәр итә.

Ул ана кпиталын 5 елга депозитларга салып, аннан керем алуны күздә тота.

Парламентарий ана капиталын алучыларның 20,7 проценты акчаларны максатчан куллану мөмкинлекләрен тапмаганлыктан, аларны индексацияләүгә өстәмә чыгымнар булуын әйтә. 2022 ел нәтиҗәләре буенча, 0,55 трлн сумны индексацияләү өчен чыгымнар 96,2 млрд тәшкил иткән.

Гражданнар кертемнәрен пролонгацияләүдән баш тарткан очракта, акча Россия Социаль фондына законда каралган максатларга файдалану өчен кире кайтачак, ди ул.

Әлеге тәкъдим кабул ителгән очракта, дәүләт ана капиталын индексацияләүгә тотылачак уннарча миллиард сум акчаны янга калдыра ала, ә банк секторының тотрыклылыгы арта дип ышандыра Яна Лантратова.

"Ватаным Татарстан" сайтыннан

Фото: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ана капиталы