Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аноприенко: Татарстан урманнарны саклау буенча 2024 елның планлы күрсәткеченнән артып китте

“Урманны саклыйбыз” бөтенроссия акциясендә бүген РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары - Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Алар Татарстанның Балык Бистәсе районында нарат үсентеләре утыртты.

 

 

"Күптән түгел бездә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Хәтер бакчасы" акциясе узды. Әлеге акция кысаларында һәр һәлак булучы истәлегенә 27 млн агач утырттык. Хәзер бездә “Урманны саклыйк” акциясе бара, аңа Россия Федерациясенең барлык төбәкләре җавап бирде”, - дип хәбәр итте Кызыл Йолдыз урманчылыгы территориясендә җыелган акциядә катнашучыларга Сергей Аноприенко.

Ул билгеләгәнчә, Татарстан территориясендә соңгы 11 ел дәвамында бер генә урман янгыны да теркәлмәгән. Шулай итеп, соңгы биш елда республикада уттан һәлак булган урман мәйданы җиде мәртәбә кимеде.

"Урманнарны саклау" федераль проекты буенча, аның җитәкчесе мин булам, төп күрсәткеч бар - без 2024 елга урманнарны 100% ка яңадан торгызуга якын килергә тиеш. Татарстанда урманнарны торгызу һәм урман фонды җирләрендә янгыннарны булдырмау буенча чараларда катнашу нәтиҗәсендә бу күрсәткеч инде хәзер үк арттырылган. Планлы күрсәткечтә 70%ы инде хәзер үк 180%ка җитте», - дип билгеләп үтте спикер.

Димәк, урман белән капланган территорияләр ел саен үсә. Мондый темплар белән республика тиздән аз урманлы территориядән, күп урманлыга әйләнәчәк, диде ул. Сергей Аноприенко Татарстанның урман тармагында эшләүчеләрне күптән түгел узган урманчы көне белән котлады һәм алга таба эшләрендә уңышлар теләде.

Рөстәм Миңнеханов акциядә катнашучыларны - республика урманчыларын сәламләде, шулай ук, аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм нык сәламәтлек теләде.

Ылыслы агачлар утыртуда, шулай ук, “Рослесинфорг” ФДБУ директоры Павел Чащин, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм башкалар катнашты. Мәйданчыкта барысы 2,5 гектар мәйданда 10 мең гади нарат утыртылачак.

 

10 ел эчендә Татарстанда акцияләр вакытында 6,5 мең гектардан артык мәйданда яңа урман усентеләре утыртылды, 25 млн данә мәйданда утырту материалы кулланылды, ә катнашучыларның гомуми саны 435 мең кешедән артып китте.

Чыганак: tatar-inform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X