Җаны бар бүген урамның (Таһир Шәмсуаровтан яңа шигырь)
Шагыйрь Таһир Шәмсуаров актуаль темаларның берсе - кар көрәү турында яңа шигырен җибәрде. Сез дә укып карагыз әле.
Авыл халкы кар көри
Кыш төнлә капка төбенә
Ак карлар өеп йөри.
Таң атуга авыл халкы
Җиң сызганып кар көри.
Олысы да, кечесе дә
Хезмәтне сөя димәк.
Елмаеп куя игенче
Кар бит ул җәйге икмәк!
Җылытып җибәрде көн дә,
Изүне чиш, тирләтә.
Тәм таба бел эштән диеп,
Халкыбыз белеп әйтә.
Күңел күтәрелеп китте,
Бияләй кимә кулга.
Чиста капка төпләреннән
Кузгалу рәхәт юлга.
Кышкы җил дә сызгыргалап
Юлны себереп йөри.
Җаны бар урамда бүген,
Авыл халкы кар көри!..
Таһир Шәмсуаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев