Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Апрель аена йолдызлар фаразы

Апрель аенда барлык йолдызлыкларга да уяу булырга, бер мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмаска, яңа идеяләрне вакытында тормышка ашырырга, кыскасы, тимерне кызу чагында сугып калырга киңәш ителә. Кучкар. Иҗади мөмкинлекләрегезне яшермәгез, чөнки алар сезне бу айда яхшы керем белән сөендерергә мөмкин. Ялгыз кучкарлар җитди булмаган мөнәсәбәтләр белән мавыгачак. Сәламәтлеккә ныграк игътибар бирегез....

Апрель аенда барлык йолдызлыкларга да уяу булырга, бер мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмаска, яңа идеяләрне вакытында тормышка ашырырга, кыскасы, тимерне кызу чагында сугып калырга киңәш ителә.
Кучкар. Иҗади мөмкинлекләрегезне яшермәгез, чөнки алар сезне бу айда яхшы керем белән сөендерергә мөмкин. Ялгыз кучкарлар җитди булмаган мөнәсәбәтләр белән мавыгачак. Сәламәтлеккә ныграк игътибар бирегез. Кайбер кучкарлар теш табибына баруны кичектереп килә, озакка сузмагыз, апрель тешләрне дәвалау өчен иң кулай вакыт. Иң уңышлы көннәр: 1, 6, 27, 30 апрель.
Үгезбозау. Эштә уңышка ирешергә теләсәгез, бары үз көчегезгә генә ышаныгыз. Мәхәббәт өлкәсенә килгәндә, апрель аенда йолдызлар читкә карамаска киңәш итә. Сәламәтлек ягыннан бар да яхшы булачак. Бу айда үгезбозауларның сәяхәткә барып кайту мөмкинлеге бар: ял итү белән бергә кызыклы мәгълүматлар туплап кайтырсыз. Җитди мәсьәләләрне хәл итүне кичектереп торыгыз. Иң уңышлы көннәр: 5, 10, 22, 29 апрель.
Игезәкләр. Бу ай шәхси эш ачып җибәрү өчен уңышлы булачак. Бизнесыгыз чәчәк атачак, яхшы керемнәр китерәчәк. Кайбер Игезәкләр яхшы эшкә урнашырга мөмкин. Гомумән, ай сезнең өчен уңышлы, күңелле вакыйгаларга бай булырга ошаган. Апрель шулай ук гаилә кору өчен дә яхшы ай. Игезәкләр сәламәтлеккә зарланмаса да, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Иң уңышлы көннәр: 9 , 13, 22, 30 апрель.
Кысла. Апрельдә кыслаларга даими рәвештә илһам килеп торачак. Әмма хезмәттәшләрегез белән сүзгә килүдән сак булыгыз. Әгәр бу айда кыслалар бурычларыннан котылса, эшләре гөрләп барыр. Мәхәббәт өлкәсендә уйлап эш итсәгез, йолдызлар сезнең яклы булыр. Күз күремен саклагыз, компьютер алдында озаклап утырмагыз. Иң уңышлы көннәр: 8, 12, 17, 20 апрель.
Арыслан. Чит телләр өйрәнергә вакыт, эшегездә аның һичшиксез кирәге чыгачак. Акча мәсьәләсендә кыенлыклар булмас. Ялгыз арысланнарга йолдызлар сөйгәннәренә гаилә корырга тәкъдим итәргә киңәш итә. Апрель аенда арысланнарга тәмәке һәм спиртлы эчемлекләрдән тыелырга, спортка күбрәк игътибар бирергә кирәк. Иң уңышлы көннәр: 7, 10, 25, 30 апрель.
Кыз. Апрель аенда зарланырлык нигез булмас, чөнки эшегездә дә, шәхси тормышыгызда да уңыш елмаеп кына торыр. Шуңа күрә яңа эш турында уйламагыз да. Бу айда сезгә сауна, спортзал, бассейнга ешрак йөрергә киңәш ителә. Болар сәламәтлеккә дә файдалы булачак, тормыш рәвешегезгә дә үзгәрешләр кертәчәк. Мәхәббәт өлкәсендә ялгыз Кызларның бар да тыныч булса, гаиләле Кызлар сөйгәннәре белән сүзгә килергә мөмкин. Иң уңышлы көннәр: 5, 9, 17, 22 апрель.
Үлчәү. Ниһаять, апрель аенда үлчәүләрнең теләгән эшләренә урнашу, югары хезмәт алу мөмкинлеге булачак. Иң мөһиме: ялкауланмаска! Йолдызлар үлчәүләргә сөйгәннәре белән бәхәсләшмәскә киңәш итә. Апрельдә кызыклы шәхесләр белән танышулар көтелә. Сәламәтлекне ныгыту өчен үлчәүләргә йога белән шөгыльләнергә һәм күбрәк саф һавада йөрергә кирәк. Иң уңышлы көннәр: 3, 5, 16, 26 апрель.
Чаян. Хәтта мөһим булып тоелган эшкә дә бу айда йолдызлар сезгә юмор аша карарга киңәш итә. Бу хезмәттәшләрегез белән киеренке мөнәсәбәтләрне җайларга ярдәм итәчәк. Апрель аенда күптәнге бурычларны кайтару турында уйларга кирәк. Өйгә кайтканда, тискәре, начар уйларыгызны ишек артында калдырыгыз. Ялгыз чаяннар исә кызыклы мәхәббәт маҗаралары белән мавыгырга мөмкин. Иң уңышлы көннәр: 1, 4, 5, 22 апрель.
Укчы. Оялу, уңайсызлану кебек сыйфатлардан арыну, эшегездә бөтен сәләтегезне күрсәтү өчен уңайлы вакыт. Хезмәт хакының күтәрелүе озак көттермәс. Мәхәббәт өлкәсендә бик тә күңелле үзгәрешләр булырга мөмкин. Ай башында ук ялгыз укчылар идеаль кешесен очратачак. Гаилә кору өчен дә апрель - уңышлы вакыт. Гаиләле укчыларга гаиләләре ишәюе турында күңелле хәбәрләр килергә мөмкин. Иң уңышлы көннәр: 11, 14, 17, 24 апрель.
Кәҗәмөгез. Әгәр кәҗәмөгезләр бертуктаусыз акча турында уйласа, эшләрендә уңышка ирешү ихтималы юкка чыгарга мөмкин. Шулай да ай кызыклы, күңелле вакыйгалар белән истә калачак. Күптән күрешмәгән танышыгыз белән очрашу ихтималы бар. Туклануга игътибар бирергә онытмагыз. Җиләк-җимеш, аксымга бай ризыкларга өстенлек бирегез. Ешрак табигатькә чыгыгыз. Иң уңышлы көннәр: 3, 5, 13, 24 апрель.
Сукояр. Бу айда сезгә хезмәттәшләрегез арасындагы авторитетыгызны ныгыту белән шөгыльләнергә кирәк. Уңыш артыгыздан калмый, ияреп йөри сыман тоелса да, сак булу комачауламас. Эшегезне алыштырырга ашыкмагыз. Мәхәббәт өлкәсендә үзгәрешләр күзәтелмәс. Сәламәтлеккә игътибар бирегез, баш авыртулар борчырга мөмкин. Иң уңышлы көннәр: 4, 7, 28, 30 апрель.
Балык. Киләчәккә корган планнарның кайбеләре тормышка аша башларга мөмкин. Акча мәсьәләсендә кыенлыклар булмаячак. Ләкин апрель аенда теләсә кемгә ышанырга, ачылып сөйләшергә ашыкмагыз. Эшегездә дә сездән көнләшүчеләр бар. Өйдә күңелсез булса, сөйгәнегез белән театр, концерт яки кинога барып, ирек ачып кайтыгыз. Сәламәтлектә тайпылышлар сизелсә, кичекмәстән табибга күренегез. Иң уңышлы көннәр: 2, 6, 23, 30 апрель.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев