Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Атналык йолдызнамә

КУЧКАР (21.03-20.04)ларның атнасы билгесезлектән башланыр. Киләчәктән нәрсә өмет итәргә, ничек эш итәргә кирәклеген белмәгәнгә дөрес юлны сайлау да авыр булачак. Шулай да үз эчегезгз бикләнергә, үзегездә казынырга кирәкми. Атна ахырында бар да уңай якка хәл ителер. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар үзләрен тирә-юньдәгеләргә карата дөрес карашта дип уйлап ялгыша. Үз мәнфәгатьләрегез турында гына...

КУЧКАР (21.03-20.04)ларның атнасы билгесезлектән башланыр. Киләчәктән нәрсә өмет итәргә, ничек эш итәргә кирәклеген белмәгәнгә дөрес юлны сайлау да авыр булачак. Шулай да үз эчегезгз бикләнергә, үзегездә казынырга кирәкми. Атна ахырында бар да уңай якка хәл ителер.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар үзләрен тирә-юньдәгеләргә карата дөрес карашта дип уйлап ялгыша. Үз мәнфәгатьләрегез турында гына уйлап, башкаларның да фикерләре булуы турында онытып җибәрмәгез. Шуңа да үз хаталарыгыз өстендә эшләү вакыты җитте.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләрнең атнасы уңышлы булыр, дип вәгъдә итә йолдызлар. Үҗәтлегегез, ныклы карашта булыгыз уңыш китерми калмас. Матди хәлегез дә зарланырлык түгел. Энергиягегез күп нәрсәгә җитәчәк, иң мөһиме ул бушка түгел. Мәхәббәт, гаилә өлкәсендә дә начар түгел.

КЫСЛА (22.06-22.07)ларның энергиясе үз алдына куелган бөтен бурычларны да үтәрлек. Интуициягезгә таянып буталчык мәсьәләләрне чишәрсез. Проблемалардан арыну өчен ял итеп алсагыз да була. Тирә-юньдәгеләр белән аралашудан тәм табарсыз.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар өчен бу атна бер төрле генә булмаячак. Кешеләргә карата гел яхшылык кына эшләп торасы килү теләге атна ахырында юкка чыгачак. Башкаларның фикеренә колак салмыйча, үзегез турында уйлап, үкенерлек гамәлләр эшләп атугыз ихтимал. Мондый халәтегездән дошманнар файдалана күрмәсен.

КЫЗ (23.08-22.09)лар бу атнада, кемнең дөрес, кемнең гаепле икәнен дә ачыкламыйча, үзләре генә мөһим карарлар кабул итәргә сәләтле. Шуңа да тирә-юньдәгеләр белән конфликтка керү ихтималы бар. Иң яхшысы: бөтен нәрсәне яхшылап уйлау, башкалар белән фикерләрегезне уртаклашмау.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, бу атнадагы барлык вакыйгалар да сездән яхшылап үлчәп, дөрес нәтиҗә ясауны таләп итә. Эмоция һәм хәзер үк булсын дигән теләкләргә генә таянып эш итүегез күңелсез тәмамланырга мөмкин. Кызыктыргыч тәкъдимнәр белән мавыкмавыгыз хәерле.

ЧАЯН (24.10-22.11)нар бу атнада эмоцияләр йогынтысына бирелер. Шәхси тормышыгызга үзгәрешләр кертү теләге зур булыр. Элек сезнең өчен буй җитмәслек хыял гына булып тоелган әйберләрне тормышка ашыруда көч куярсыз. Бу бушка түгел, теләгәнгә ирешерсез, дип вәгъдә итә йолдызлар.

УКЧЫ (23.11-21.21)ларның төп игътибары көндәлек мәшәкатьләрне чишүгә һәм матди хәлен яхшыртуга юнәлгән булыр. Хәзерге вакытта эш турында гына уйлаганга романтик мөнәсәбәтләр читтә торыр. Шуда да танышу, мәхәббәт маҗараларыннан читтәрәк йөрегез.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр өчен бу атна бик үк уңышлы булыр дип әйтеп булмый. Тормыш иптәшегез белән аралар да суынып китәргә мөмкин. Төшенкелеккә бирелүдән сакланырга, ниндидер шөгыль табарга киңәш ителә. Ә менә үз-үзегезгә анализ ясау өчен бик җайлы вакыт.

СУКОЯР (19.01-18.02)лар өчен бу атнада үзгәрешләр шактый булачак. Алар уңай да, тискәре дә булырга мөмкин. Барысы да үзегездән, сезнең тәртиптән тора. Чөнки элеккеге кылган хаталар, башкарылган эшләр өчен җавап бирү вакыты җитте.

БАЛЫК (19.02-20.03)лар бу атнада тормыштан ямь һәм тәм табып кына торачак. Артык актив булмагыз, ирешелгәннең кадерен белегез, хисләр белән артык мавыкмагыз дип кисәтә йолдызлар. Ял итү, киеренкелектән арыну өчен яхшы вакыт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп