Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Атналык йолдызнамә

Йолдызнамә 27.01 – 02.02


Кучкар.
Шикләрне читкә куеп, үз максатыгызга таба барыгыз. Бу көннәрдә сез премиягә яки дәрәҗәлерәк урынга куюларына өметләнә аласыз. Ә менә көндәшләрдән читтәрәк булырга тырышыгыз.

Үгезбозау.
Гашыйк булыр өчен менә дигән вакыт. Ул аяз көнне яшен суккандай килеп чыгарга мөмкин. Элеккеге мәхәббәтнең яңа көч белән кабынып китүе бар. Шул ук вакытта конфликтлы ситуацияләр дә килеп чыгарга мөмкин, артык күпсүзлелектән тыелып торыгыз.

Игезәкләр.
Игезәкләр үз сәламәтлеген кайгыртырга тиеш. Ашау режимын бозу, акыл һәм физик яктан өзлегеп эшләү аркасында авыруга сабышуыгыз бар. Ләкин бу арада эш тә күп булачак. Шулай да, аек акыл белән эш итәргә тырышыгыз.

Кысла.
Бу атна эшлекле һәм шәхси характердагы яңа танышуларга бай булачак. Көтмәгәндә-уйламаганда гашыйк булырга мөмкин. Акча ягыннан да бу атнада күңелле үзгәрешләр көтелә:  сезгә бурычны кайтарачаклар, яисә отышлы эшлекле тәкъдим ясыячаклар.

Арыслан.
Матди якны яхшырту, яңа һөнәр үзләштерү өчен кулай вакыт. Оештыру сәләте карьерагызда яңа баскычка күтәрелергә мөмкинлек бирәчәк. Атнаның икенче яртысында аек фикер йөртергә һәм техника белән саграк булырга кирәк булачак.

Кыз
28 нән 30 нчы гыйнварга кадәр эшлекле сәяхәткә баруыгыз ихтимал. Ә менә пәнҗешәмбе көнне гаиләгез белән уздыру яхшырак булыр. Мәхәббәт өлкәсендә үзара аңлашу, килешү хөкем сөрә. Акча мәсьәләсендә барысы да план буенча барачак.

Үлчәү.
Бу атнада үлчәүләрнең алдан сиземләве тагын да көчәячәк. Нәкъ менә аның ярдәме белән сез күп эшләрне хәл итәчәксез.  Дуслар ярдәменнән баш тартмагыз, алар сезгә бик нык булышлык күрсәтәчәкләр.

Чаян.
Бу йолдызлык астында туучылар үзләрендә туган күп кенә серле сорауларга җавап табырлар, кайберәүләре хәтта төш аша да. Бу атнада ялгыз калып уйлану өчен кулай вакыт. Килеп чыккан кайбер көтелмәгән шартлар белән килешергә туры киләчәк.

Укчы.
Бу вакыт аралыгында укчылар үзгәрешкә омтылачак, тиктомалдан кисәк гамәлләр башкаруылары ихтимал.  Проблемалар килеп чыкса, аларны гадәти булмаган, тапкыр юл белән хәл итәргә тырышыгыз. Фән, иҗат, спорт өлкәләрендә кайнашучылар өчен уңай вакыт.


Кәҗәмөгез.
Вакытны тигез бүлеп, ял өчен дә урын табарга кирәк. Отышлы килешүләр килешүләр белән, ләкин эшлекле партнерлар да ял итә белергә тиеш. Шәхси тормышта бар да тотрыклы, хәтта ямансу булып китәргә мөмкин. Шулай да атна ахырында күңелле вакыйгалар булуы бар.

Сукояр.
Бу вакыт аралыгында кредит алу, шикле предприятиеләргә акча салудан тыелып торырга кирәк. Андый маҗараларны читләп узсагыз да була – финанс халәте болай да яхшы. Мәхәббәт фронтында сюрпризлар көтә.

Балык.
Сезнең тормышта бар да тәртиптә. Сез үз эшегезнең остасы, күпләр көнләшә алырлык. Шулай да, үзегезне башка өлкәләрдә дә сынап карагыз. Иҗади характердагы кызыклы һәм перспектив тәкъдимнәр алачаксыз. Шунда  сезгә күнел көрлеге дә әйләнеп кайтачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев