Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авыл халкына зур бүләк

Зеленая Роща авылын Иске Шөгер белән тоташтыручы яңа күпер сафка басты. Аны рәсми рәвештә ачу тантанасына транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Эдуард Данилов, "Главтатдортранс" баш идарәсе директоры Юрий Кузьмин, сыйфатны тикшерү һәм күпер корылмаларын кабул итү бүлеге начальнигы Ринат Захаров, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, "Строймонтажсервис" җәмгыяте директоры...

Зеленая Роща авылын Иске Шөгер белән тоташтыручы яңа күпер сафка басты. Аны рәсми рәвештә ачу тантанасына транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Эдуард Данилов, "Главтатдортранс" баш идарәсе директоры Юрий Кузьмин, сыйфатны тикшерү һәм күпер корылмаларын кабул итү бүлеге начальнигы Ринат Захаров, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, "Строймонтажсервис" җәмгыяте директоры Равил Фәттахов катнашты.


Зеленая Роща күпере план буенча 2012 елда гына төзекләндерелергә тиеш була. Ләкин дәүләт тарафыннан акча бүлеп бирелү сәбәпле, ул быел ук яңартыла. Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов кунакларны һәм авыл халкын сәламләп, тантананы ачып җибәрде.

-Бүген безнең районда зур бәйрәм - яңа күпер төзелү тантанасы. Объект вакытыннан алда төзелде. Бу безнең өчен зур шатлык. Чөнки Самарага йөрүчеләрнең күпергә зарлануын еш ишетергә туры килә иде. Ниһаять, Зеленая Роща да күперле булды. Аның озынлыгы 53 метр. Төзүче егетләргә зур рәхмәт, эшне тиз тоттылар, - диде ул.

- Әлеге күперне яңартуга бюджеттан 29,5 миллион сум күләмендә акча күчерелде. Күпер күрше регионнарга чыгу өчен хезмәт итәчәк. Киләсе елга Шөгер, аннан Келәүле күперләрен төзекләндерәсе, - диде транспорт һәм юл хуҗалыгы министр урынбасары Эдуард Данилов.

Күперне төзекләндерүдә күп көч куйган "Строймонтажсервис" җәмгыяте хезмәтчәннәрен "Главтатдортранс" баш идарәсе директоры Юрий Кузьмин Мактау кәгазьләре белән бүләкләде.

Күпергә керү юлындагы тасманы кисү хокукы Эдуард Юрьевич белән Рәгать Галиәгъзамовичка тапшырылды. Алар тасманы кисеп, күпер аша үттеләр. Яңа объектның сыйфатын сынау максатыннан, күпер аша машиналар үтте. Әлеге тантана җирле үзидарә үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X