Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авыллар сусыз калды

Берничә авылдан шалтыратып, сусыз калулары турында хәбәр иттеләр. Сарабикколдан Мәхмүт Әхмәтов шалтыратты: - Ярдәм итегез әле, суыбызны өзделәр, берни эшли алмыйбыз. Авылда бурычын түләмәгән 6-7 кеше бар, шуның аркасында без зыян күрәбез. Мәсәлән, намаз укучылар бар, аларга иртән үк тәһарәт алырга кирәк, шулай ук яшь балалы гаиләләргә, гомумән, барлык кешегә...

Берничә авылдан шалтыратып, сусыз калулары турында хәбәр иттеләр.
Сарабикколдан Мәхмүт Әхмәтов шалтыратты:
- Ярдәм итегез әле, суыбызны өзделәр, берни эшли алмыйбыз. Авылда бурычын түләмәгән 6-7 кеше бар, шуның аркасында без зыян күрәбез. Мәсәлән, намаз укучылар бар, аларга иртән үк тәһарәт алырга кирәк, шулай ук яшь балалы гаиләләргә, гомумән, барлык кешегә дә уңайсыз, - дип хәбәр итте.
Авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Гаделшина:
- Безнең авыл бер генә көн сусыз утырды. Үзе исән чагында ук алтыннан һәйкәл коярлык авылдашыбыз Равил Фәйрузов, апрель ае өчен кулланучылар түләргә тиешле сумманы да кертеп, 74 мең акча күчерде. 2010 елдан бирле түләмәгән 8 кешенең 35 мең бурычы өчен суны өзеп киткән иделәр. Түләмәслек гаиләләр дә түгел алар. Әйтеп тә аңламагач, хәзерге вакытта бурычларын суд аша кайтару буенча документлар әзерлибез.
- Берәр чара күрегез әле, ярдәм итегез әле, - дип Үрнәктән Илдус Кыямов шалтыратты. - Шундый кызу көндә суны өзеп киткәннәр. Имеш, биш-алты кеше түләмәгән. Хәзер алар аркасында безгә интегергәме инде? Яшьрәк халык чишмәгә барыр да, безгә - өлкән яшьтәгеләргә нишләргә соң? Авылларны бетермәскә, дип сөйләнәләр, киресе эшләнелә. Нинди эшкә тотынсаң да, беренче чиратта, су кирәк бит.
Андрей Трошкин Глазово авыл җирлеге башлыгы:
- 14 май көнне, алдан хәбәр итмичә, Үрнәк авылы сусыз калды. Халыкның су өчен 28 мең бурычы бар. Башка авыллар белән чагыштырганда, күп тә түгел кебек. Җиде түләмәүче аркасында бөтен авыл халкы җәфалана. Алар арасында бер гаиләнең, гомумән, үзендә су юк, күршеләреннән ала, ә алар су исәпләгече буенча түли. Бер гаилә монда яшәми. Бик аз пенсия алучы бер апаның бурычы айлар, еллар дәвамында җыелган, ул әллә газга, әллә суга түләсен?! Аптыраган. Бүген "Вода района" җәмгыяте вәкиле белән түләмәүчеләрне йөреп чыгарга дип планлаштырабыз. Бу очракта: "Әле ярый бездә балалар бакчасы, мәктәп юк", дип әйтәсе килә, алар сусыз нишләр иде.
"Вода района" җәмгыяте директоры Ильяс Газизов болай дип аңлатма бирде:
- Район буенча, 12 авыл җирлегенең су өчен 430 меңнән артык бурычы бар. Авыл халкы кулланган суга түләмәгәнгә, без "Энергосбыт" җәмгыятенә электр энергиясе өчен түли алмыйбыз. Шуңа да әлеге җәмгыять вәкилләре электр энергиясен өзеп китте. Ул булмагач насослар эшләми, суны кудырып булмый. Зәй-Каратай авылы бер ай сусыз утыра инде, шушы көннәрдә Үрнәк, Яңа Иштирәк, Иске Куак, Мордва-Кармалка авылларына су килми башлады. Тиешле сумманы түләү белән Сарабикколга су бирелде. Бурычлары булган башка авылларга да әлеге куркыныч яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: су