Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авыллар Сабантуйга әзер, кайсысында ничек үтәчәк?

Шулай күңелгә кереп калган инде: июнь ае – Сабан туйлар ае. 8 июньдә районыбыз авылларында гөрләячәк, икенче көнне барысы да җыелышып, районкүләм Сабантуйга, Лениногорскига киләчәк.

Һәр авыл җирлеге дә Сабантуйны уздыруга тырышлык куя, спонсорлар эзли, авылны төзекләндерәләр. Зәй-Каратай авыл башлыгы Миләүшә Идиятова әйтүенчә, спонсорлар зур ярдәм күрсәткән. Әлеге авылның үзенең артистлары да бик яхшы, бергәләшеп, күңелле итеп үткәрергә җыеналар. Бәйрәм элеккеге тарихи урынында, Якуп урамында үтәчәк. Сөлге җыюда актив үткән, бүләкләр, чиккән сөлгеләр биргәннәр.

Куакбаш Сабан туен эстрада йолдызы Мурат Гайсин гөрләтергә җыена. “Маркс” хуҗалыгы шундый зур бүләк ясый авылдашларга”, - диделәр авыл җирлегендә. Мәйданда көрәш, уеннар узачак, килен сөлгеләре дә күрсәтәчәкләр.

Шөгер Сабан туе элек-электән зурлап үткәрелә. Соңгы елларда әлеге авыл “Лениногорская” агрофирмасы белән берлектә үткәрә башлады. Хуҗалык алдынгыларын шунда бүләклиләр. Быел Шөгер Сабан туена артистлар төркеме дә киләчәк икән. Ландыш Нигъмәтҗанова, Раян Садриев, Айгөл-Ришат Шәйхетдиновлар, Раил Рамазанов – барысы да бәйрәмне гөрләтәчәк инде. Яңа уеннар да кертеләчәк, диделәр авыл җирлегендә. Килен сөлгеләре дә – Сабантуй күрке булып торыр.

Сарабиккол Сабан туе бу атнада түгел, 15 июньдә булачак. Барысы да үз авылларында уздырып бетергәч, җыелышып шунда барачаклар. Сарабикколда да милли бәйрәмебез бик зурлап, оешкан төстә уза. Авыл өчен янып торучылар ярдәме белән шулай күңелле уздыралар. “Равил Фәйрузов һәм Радик Мостафин артистлар алып кайтачак. Татар эстрадасы йолдызлары: Равил Галиев, Резеда Шәрәфиева, Габделфәт Сафин төркеме халыкны кичкә кадәр ял иттерәчәк”, - ди авыл башлыгы Гүзәл Адельшина. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башланачак.

Түбән Чыршылы авылы да үзенчәлеклерәк итеп үткәрергә җыена. Олылар өчен дә, балалар сабан туе да булачак, балаларныкын мөхтәсибәт белән берлектә үткәрәчәкбез, ди авыл башлыгы Нурия Хәйруллина. “Мондый зур бәйрәмдә хәйриячеләрдән башка булмый. Сирин Бәдретдинов, “Спартак” агрофирмасы – булышучыларыбыз”, - ди ул. Җырчы Руслан Бахадур, Илгизә Галләмова, балалар ансамбле киләчәк икән Сабантуйга.

Розалия Мостафина

Фото: http://leninogorsk.tatarstan.ru/rus/zkrab.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев