Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авыр вакытларда хәлне аңлап, бердәм булып эшләү

Лениногорск картлар һәм инвалидлар йорты директоры Наталья Менжаева карантин вакытында, үзенең кул астында эшләүчеләрне кадырмыйча, пандемия китергән кыенлыкларны бер-бер артлы җиңә килеп, җиде смена буена өенә кайтмыйча эшләгән.


-    Беренче кат консервациягә ябылу турында Татарстан социаль яклау министрлыгыннан хәбәр алгач, өйләренә кайтмыйча, атналар буе эшләргә теләрләрме икән дигән шикле уйлар белән коллективка мөрәҗәгать иттем. Аларның уңай җаваплары күңелемә җылы бирде, ялгыз түгеллегемне аңладым. Ул вакытта 27 апрельдән 5 июльгә кадәр ябылып эшләдек. Безнең йортта  68  кеше яши,  иң олысына – 91, иң яшенә – 46 яшь. Бездә физик яктан мөмкинлекләре чикләнгәннәр дә бар. Карантин вакытында урын өстендә генә ятучы, яисә коляскада гына хәрәкәт итә алучылар саны 32 иде. Консервация вакытында биредә эшләүчеләр җилкәсенә төшкән эш икеләтә-өчләтә артты, - ди җитәкче.

Картлар йортында эшләүче хезмәт коллективы 38 кешедән тора, ә карантин вакытында -16, хәтта 13 кеше калган чаклар да булган. Бердәм гаилә булып, шушында яшәп эшләгәннәр, әлбәттә, мондый очракларда “бу – синең эш, бу – минем эш” дигән төшенчәләргә урын юк, бөтен эшне бергәләшеп башкарганда гына авырлыкка каршы торып була. Наталья Петровна үзе дә, коронавирус консервациясенең икенчесе – 19 октябрьдән 29 ноябрьгә кадәр дәвам иткән этабында гына бер сменага өенә кайтып килә алган. Ә бит өйдә – гаилә, балалар, Алар хәлне аңлап, телефон аша гына булса да  уртаклашып, булдыра алганча ярдәм итеп торганнар.

-    Бу  консервация  безнең коллектив өчен бик зур сынау булды, әмма без сынатмадык, социаль ярдәм алучыларны вакытында тәрбияләп, вируска каршы булган кагыйдәләрне бернинди читкә тайпылуларсыз үтәп, чирне картлар йортына кертмәс өчен тырыштык. Авыр вакыт булды безнең өчен,- ди Наталья Менжаева.

Картлар йортында, аның директоры сыман ук, айлар буена өйләренә кайтмыйча эшләгән хезмәткәрләр дә бар, аларның берсе – Наталья Макозина. 14 ел шушы интернат-йортта няня булып эшли, урын өстендә ятучыларны, коляскада утыручыларны карый, узган елның бөтен җәен хезмәт урынында үткәргән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев