Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Айгөл – Лениногорск районында иң күп язылучылар арасында

Айгөл Хәева инде өченче тапкыр газет-журналларга иң күп язылучылар арасында "Татмедиа" җәмгыяте үткәргән конкурста катнашып, безнең шәһәр данын яклаучы. Бу юлы конкурс "Телевизор за подписку" дигән исем белән узды. Төп приздан тыш, күпсанлы кыйммәтле бүләкләр дә уйнатылды. Шулай ук һәрбер районнан "Татмедиа" басмаларын иң күп алдыручыларга кызыксындыру бүләге дә бирелде....

Айгөл Хәева инде өченче тапкыр газет-журналларга иң күп язылучылар арасында "Татмедиа" җәмгыяте үткәргән конкурста катнашып, безнең шәһәр данын яклаучы.


Бу юлы конкурс "Телевизор за подписку" дигән исем белән узды. Төп приздан тыш, күпсанлы кыйммәтле бүләкләр дә уйнатылды. Шулай ук һәрбер районнан "Татмедиа" басмаларын иң күп алдыручыларга кызыксындыру бүләге дә бирелде. Айгөл Хәева - аларның берсе.

Ул "Заман сулышы", "Шәһри Казан", "Сабантуй" газетлары, "Сөембикә", "Ялкын", "Гаилә һәм мәктәп" журналлары алдыра икән. Моңардан тыш, башка республика матбугаты да килә өенә.

- Конкурста катнашуның бер авырлыгы да юк. "Татмедиа" газет-журналларына язылган квитанцияләрнең копияләрен ясатып, телефон номерыңны язып, конвертка саласы да, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йортка гына юллыйсы, - ди Айгөл.

Киләчәктә аңа төп призны отарга булсын, дип телибез. Шулай ук аңа башкалар да кушылыр, дип ышанабыз.

Безнең шәһәр һәп районда укырга яратучылар, газет-журналларны бик күп яздыручылар җитәрлек. Әлеге конкурсның башлануы турында без алдан хәбәр итәчәкбез, шуңа игътибарлап карап барыгыз.

Ләйсән Шәрәфетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язылучы подписка