Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бабамнан килгән мәрхәмәт

Мин гомерем буе (быел 63 яшь тулды) җанварлар-хайваннарны, кош-кортларны, бөҗәкләрне, ягъни безнең кебек үк яшәргә теләүче җан ияләрен яраттым. Бу мәхәббәтне бабам Фәррах биргәндер, чөнки нинди генә чирле: күзләре эренләгән, тәннәре кутырланып каткан, кансыз, шәфкатьсез кешеләр ташлаган эт-песиләрне күтәреп кайтсам да, берсүзсез барысын да сыендыра иде. "Ярар, Галия, өч янына...

Мин гомерем буе (быел 63 яшь тулды) җанварлар-хайваннарны, кош-кортларны, бөҗәкләрне, ягъни безнең кебек үк яшәргә теләүче җан ияләрен яраттым.


Бу мәхәббәтне бабам Фәррах биргәндер, чөнки нинди генә чирле: күзләре эренләгән, тәннәре кутырланып каткан, кансыз, шәфкатьсез кешеләр ташлаган эт-песиләрне күтәреп кайтсам да, берсүзсез барысын да сыендыра иде. "Ярар, Галия, өч янына дүртенчесе дә сыяр", дип башымнан сыйпавы хәзер дә күз алдымнан китми. Урыны оҗмах түрендә икәненә ышанам. Шунысы кызык: нинди генә чирләр булмагандыр, ә берсе дә безгә, Кәүсәр апайның улы Йосыфка да, миңа да иярмәде. Әби-бабайда үстем, аларны иркәләп, сабыйларны карагандай тотып, мине дә үзләренә сыендыручы Кәүсәр апама мең рәхмәтле. Аңа быел 82 яшь тулды, безне һаман да куандырып яши, Ходайга мең шөкер, һәрвакыт өстәл тутырып тәмле ризыклар пешерә, килгән тирә-күршеләрен сыйлый, һәркемгә ярдәм кулы суза. Һаман да өендә песиләре бар. Энем Йосыф та песисез тормады, сеңелесе Фәридә дә, киленебез Гөлсирә дә нәкъ үзебезгә охшаган. Менә ул "чиләгенә күрә капкачы" дигән сүзләр!
Бер балачак хатирәмне сезгә җиткерәсем килә.
...Миңа 10 яшь тирәсе. Берзаман ана песиебез югалды. Эзләдек - тапмадык. Атна үткәч, иртәнге якта идән астындагы баздан песи елаган авазлар ишетелде, төшеп карасак, песиебез балалаган, тик балалары сиам игезәкләре кебек кушылып туган. Өчесе дә тәгәрәшеп чиный, әниләре ни эшләргә белми өзгәләнә, имезергә тели, юк, булдыра алмый. Әби: "Болар яши алмас шул, бахырлар", дип урыннарын почмактагы караватка күчерде. Башта аларга карап еладым да, кулыма кайчы алып, чиста чүпрәкләр тотып, яшьләремне йота-йота, аердым бит! Җөйләре, әлбәттә, калды. Берсенең эчендә, берсенең аркасында, берсенең койрык башланган урынында. Кан да күп акты, нинди йөрәк белән тотынганмындыр, хәзер дә башыма сыйдыра алмыйм. Күрше Һаҗәр әби: "Ничек батырчылык иттең? Кулыңны фәрештәләр йөрткәндер, исән калсалар, берсен үземә алам", диде. Ни хикмәт, өчесе дә исән калды, хәтта шуларны карарга тирә-күршеләр җыела иде. "Безнең Галия врач булыр, куллары шифалы икән", дип аркамнан сөяләр иде.
Юк, мин табибә булмадым, тәрбияче булып эшләп йөрим. Бәлки, бу һөнәр әле яхшырактыр, чөнки кечкенәләр күңеленә шәфкатьлелек төшенчәсен аңлатырга тырышам. Бәлки, шуңадыр, хәзер үзләре әти-әни булган балаларым һаман килеп хәлемне белеп торалар, кунакка чакыралар.
Бу очракны ник язды икән, дип уйлыйсыздыр, әйеме? Юктан түгел. Күпме кеше чирле-гарип кенә түгел, исән-имин туган балаларын да ташлый, ярый әле бала тудыру йортында булса! Юк, чүплектә исән килеш үк калдыралар бит!
Язманың дәвамын "Заман сулышы"ның 19 октябрь саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эт џђм песи